Ансил Галимов

Ансил Галимов (Ансил Габделнур улы Галимов, рус. Ансель Габделнурович, 15 апрель 1991, Түбəн Кама, Түбән Кама районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия хоккеисты, һөҗүмче.

Тормыш юлы

Ансил Галимов 1991 елның 15 апрелендә Түбән Камада туа. Аның энесе Эмиль Галимов шулай ук хоккеист.

Спорт карьерасы

Түбән Кама хоккей мәктәбе тәрбияләнүчесе. 2009 елдан 2013 елга кадәр «Реактор» клубында чыгыш ясый.

Континенталь хоккей лигада беренче тапкыр Түбән Каманың «Нефтехимигы» составында 2012/13 сезонында уйный[1]. 2013 елның сентябреннән 2015 елның апреленә кадәр КХЛда Новокузнецкның «Металлург» командасы составында уйный.

2017 елның 4 июлендә, «Динамо»да ике сезон уздырганнан соң, клубның контракт йөкләмәләрен үтәмәве сәбәпле, КХЛның ирекле агенты статусын ала[2]. Икенче көнне, 5 июльдә, Омскның «Авангарды» белән ике еллык контракт төзи[3].

2020 елның 8 маенда Галимов «Сочи» ХК белән бер еллык контракт төзи[4].

2021 елның августында «Нефтехимик»ка күчә[5].

2023 елның июнендә «Спартак»ка кайта һәм ике еллык контракт төзи[6].

2025 елның сентябрендә Галимов Омскиның «Авангарды» уенчысы була. Һөҗүмче клуб белән бер сезонга контракт төзи[7]. Шул ук елның ноябрендә хоккейчы команда белән килешүне өзә[8]. Декабрьдә Мәскәүнең «Динамо» клубы белән сезон ахырына кадәр контракт төзи[9].

КХЛдагы статистикасы

Регуляр сезон Плей-офф
Сезон Команда Лига У Г П О Штр У Г П О Штр
2012-13 Нефтехимик КХЛ 3 0 0 0 0
2013-14 Металлург Новокузнецк КХЛ 47 8 9 17 50 2 0 1 1 0
2014-15 Металлург Новокузнецк КХЛ 58 14 10 24 40
2015-16 Динамо Мәскәү КХЛ 45 8 11 19 30 9 2 0 2 2
2016-17 Динамо Мәскәү КХЛ 47 8 6 14 40 10 0 0 0 12
2017-18 Авангард КХЛ 38 4 7 11 26 6 3 0 3 31
2018-19 Авангард КХЛ 45 5 6 11 23 8 0 0 0 0
2019-20 Северсталь КХЛ 6 2 1 3 2
2019-20 Спартак КХЛ 32 7 4 11 10 5 1 0 1 4
2020-21 Сочи КХЛ 48 4 2 6 20
2021-22 Нефтехимик КХЛ 49 4 15 19 20 3 1 0 1 2
2022-23 Нефтехимик КХЛ 67 13 14 27 22 6 2 0 2 2
2023-24 Спартак КХЛ 68 13 12 25 22 11 2 0 2 4
2024-25 Спартак КХЛ 57 14 12 26 51 11 2 0 2 2
2025-26 Авангард КХЛ 16 1 1 2 2
КХЛда барлыгы 626 105 110 215 360 69 13 0 13 59

Гаиләсе

Хатыны — Ксения, өч югары белеме бар, элек сыйфатлы экологик савыт-саба һәм кухня өчен аксессуарлар җитештерү компаниясендә төбәк директоры булып эшли. Ансил Галимов үзенең интервьюларында хатынының аны иҗатка һәм җиңүләргә рухландыруын ассызыклый[10]. Уллары — Мартин[11].

Искәрмәләр

  1. Galimov Ansel, hockey player: statistics, KHL matches, news (ингл.). KHL. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2024. Архивировано 9 февраль 2023 года.
  2. Richard Delacy. 42 Dynamo players become free agents (ингл.). [HL (5 июль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2024. Архивировано 4 октябрь 2023 года.
  3. Нападающий Ансель Галимов - в "Авангарде"! (рус.). www.hawk.ru (5 июль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2024. Архивировано 10 март 2022 года.
  4. Ансель Галимов – в ХК «Сочи» (рус.). hcsochi.ru (8 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2024. Архивировано 30 июнь 2020 года.
  5. «Нефтехимик» подписал контракт с Анселем Галимовым (рус.). www.sports.ru (22 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2025.
  6. Ансель Галимов стал игроком «Спартака» (рус.). spartak.ru (14 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2025.
  7. «Авангард» подписал Анселя Галимова на год. Для 34-летнего форварда это второй приход в клуб. 18 сентябрь 2025 тикшерелде.
  8. «Авангард» расторг контракт с нападающим Анселем Галимовым. championat.com (21 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2025.
  9. Галимов подписал полноценный контракт с «Динамо» до конца сезона. 17 декабрь 2025 тикшерелде.
  10. Официальный сайт КХЛ. А. Галимов: я хочу брать с жены пример. hawk.ru (21 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  11. Ансель Галимов: После 30 я показываю лучшие результаты в карьере. spartakworld.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.

Сылтамалар

R-hockey.ru сайтында Профиль

Тема буенча өстәмә