Антанас Сметона
Тәрҗемәи хәл
Файл:Antanas-Smetona-before-IWW.jpg
Антанас Сметона, Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр
Антанас Сметона Ковно губернасы Вилькомир өязе Ужуленис авылында (хәзер Литваның Укмерге районына карый) туган. Башлангыч мәктәпне Тауенайда, прогимназияне 1893 елда Палангада тәмамлый; шул ук елда Митава гимназиясенә укырга керә. 1896 елда, литва милләтчеләре оешмасында катнашуы сәбәпле, гимназиядән чыгарыла. 1897 елда Санкт-Петербург шәһәрендә гимназияне тәмамлый һәм Петербург университының юридик факультетына укырга керә. Ике тапкыр университеттан чыгарылса да, ул аны 1902 елда тәмамлый.
1902—1907 елларда — Литва демократик партиясе әгъзасы, 1907—1915 елларда журналистик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Беренче Бөтендөнья сугышка вакытында — Литвада сугыштан зарар күргәннәргә булышу җәмгыяте рәисе. 1917—1919 елларда — Литва Советы рәисе; 1918 елның 16 февралендә Литваның бәйсезлеген игълан итә.
1919—1920 елларда — Литваның беренче президенты. Аннан соң Милли прогрессы партиясе (Tautos Pažangos Partija) җитәкчесе, «Литва милләтчеләре берлеге» оештыручылаыннан берсе.
1926 елда хәрби түнтәрелеш ясый һәм Литва президенты булып сайланыла; 1931 һәм 1938 елларда яңадан сайланыла.
Эмиграция
1940 елның 14 июлендә, ССРБ Литвага ультиматум куйганнан соң, Сметона президент вәкаләтләрен Антанас Меркиска тапшыра, ә үзе гаилә белән Алманияга, ә аннан соң Швейцариягә качып китә. Соңгы көннәрне Америкада үткәргән.
1944 елның 9 гыйнварында АКШтагы Кливленд шәһәрендә янгында вафат була.
Галерея
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Antanas Smetona // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Antanas Smetona // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #11904031X // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.