Антонина Евдокимова
Антонина Евдокимова (Антонина Иван кызы Евдокимова, 15 август 1907 — 1998) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1948).
Тәрҗемәи хәле
1907 елда хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Турминское авылында туа.
Евдокимовлар гаиләсе беренчеләрдән булып «Революция» авыл хуҗалыгы артеленә кушыла, ә Антонинаның ире Николай аның беренче рәисе була.
Николай Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Антонина дүрт бала тәрбияләп үстергән һәм авыл колхозында эшләргә өлгергән. Сугыштан соң, 30 центнерга кадәр ашлык алып, яхшы хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. 30,1 центнер результат рекордлы була һәм бу казаныш өчен 1948 елда Антонина Евдокимова Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.
Кырда эшләүдән тыш, җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнергә өлгерә, Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Чыганаклар
- ЕВДОКИМОВА Антонина Ивановна 2020 елның 21 февраль көнендә архивланган.