Антон Иванов (1983)
Анто́н Сергее́вич Ивано́в (1983 елның 30 сентябрендә туган, Уфа) — Россия фехтовальщигы-рапиристы. Россия чемпионы. Фехтование буенча Россия спорт мастеры (2000), Россиянең халыкара сыйныфлы спорт мастеры (2006).
Россиянең үсмерләр (1998–2000), юниорлар (2001 елдан), милли (2004–2010) җыелма командалары әгъзасы.
Тормыш юлы
1983 елның 30 сентябрендә Уфада туа. Уфадагы 5 нче номерлы Республика спорт профильле мәктәп-интернаты һәм 19 нчы номерлы Олимпия резервының балалар һәм үсмерләр махсус спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе. Россиянең атказанган тренеры Лира Грушина җитәкчелегендә шөгыльләнә.
2005 елда Урал дәүләт физик культура академиясен тәмамлый.
Спорт нәтиҗәләре
Шәхси исәптә
- Ир-атлар арасында:
- Россия чемпионы (2005, 2006);
- Россия чемпионатының бронза призёры (2002, 2003).
- Юниорлар арасында:
- Россия чемпионы (2001 — көз, 2002);
- Европа чемпионатының бронза призёры (2001, 2002);
- Дөнья кубогы этабының бронза призёры (Лежно, 2001);
- Россия беренчелегенең бронза призёры (2001 — яз).
- Үсмерләр арасында:
- Мәскәүдә (1999) һәм Оснабрюкта (Германия, 2002) халыкара турнирлар җиңүчесе;
- Россия чемпионы (2001);
- Россия беренчелегенең көмеш призёры (1999, 2000).
Команда исәбендә
- Ир-атлар арасында:
- Россия чемпионы (2003, 2004);
- Бөтендөнья җәйге Универсиадасының бронза призёры (2005);
- Россия чемпионатының көмеш призёры (2002, 2006, 2010);
- Россия чемпионатының бронза призёры (2005, 2008, 2009);
- Юниорлар арасында:
- Дөнья чемпионатының көмеш призёры (2002, 2003);
- Европа чемпионы (2002);
- Европа чемпионатының бронза призёры (2001);
- Россия чемпионы (2001, 2002);
- Россия беренчелегенең көмеш призёры (2000);
- Россия беренчелегенең бронза призёры (1999, 2001 — көз).
- Үсмерләр арасында:
- Россия беренчелегенең көмеш (1999) һәм бронза (2001) призёры.
Әдәбият
- Башкирская энциклопедия. В 7 т. Т. 3. З — К / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : Башк. энцикл., 2007. — 672 с.