Антон Полюткин

Антон Сергеевич Полюткин (Антон Полюткин, рус. Антон Сергеевич Полюткин, 2 февраль 1993[1], Яр Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия футболчысы, «КАМАЗ» клубының сакчысы.

Тормыш юлы

Футбол белән «КАМАЗ» спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры — Наил Спартак улы Ягудин. Балачакта футбол белән беррәттән дзюдо белән дә шөгыльләнә. 14 яшендә ЦСКАның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә (ДЮСШ) эләгә. (ЦСКА) яшьләр составы өчен чыгыш ясый. 2013—2014 елларда ФНЛның «Енисей» клубына аренда хокукында күчә, әмма аның өчен бер генә уен үткәрә.

2014—2016 елларда ПФЛның Мәскәүдәге «Солярис» командасы өчен уйный, «Көнбатыш» зонасының бронза призчёры була. 2016 елның җәендә Болгариягә күчә һәм анда «А» футбол төркеме дебютанты «Монтана» клубы белән контракт төзи[2]. 2017 елда Молдавиянең «Академия Кишинёв» командасында уйный башлый[3].

2017 елда Россиягә кайта һәм Новосибирскның «Сибирь» клубы өчен уйный. 2019 елда «Тюмень» клубына күчә. 2022 елда «Камаз» командасында уйный башлый һәм анда 2024 елга кадәр кала. 2025 елда Медиалигага күчә[4].

Беренче лигада 7 матчта, Россия Кубогында 7 уенда һәм Болгария Кубогында 2 уенда катнаша.

  1. ↑ 1 2 Anton Polyutkin // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. ↑ Митрюшкин, Черышев и Гибралтар. Гид по российским легионерам /// интернет-сайт «Спорт-Экспресс» — 17.09.2016. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2016. Архивировано 20 сентябрь 2016 года.
  3. ↑ Наши в Молдове/Краткий обзор - Все о наших за рубежом - Блоги Sports.ru. www.sports.ru (24 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  4. ↑ Anton Polyutkin. transfermarkt.world. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.