Антуан-Леонар Шези

Антуа́н-Леона́р Шези́ (Француз телендә: Antoine-Léonard Chézy); 1773 елның 15 январе, Нёйи-сюр-Сен1832 елның 31 августы, Париж ) — Франция шәркыятьчесе, Француз теленә Санскрит әдәбиятының классик әсәрләрен беренче булып тәрҗемә итүчесе.

Биографиясе һәм хезмәтләре

undefined

Франция милли китапханәсендә кулъязма бүлеге буенча китапханәче булган. Габдрахман Җәминың: «Лейлә һәм Мәҗнун» («Les amours de Medjneun et Leila», 1807) поэмасы тәрҗемәсен нәшер иткән; шуннан соң бары тик Санскрит белеме белән мәшгуль булган һәм Коллеж де Франста янә нигезләнгән Санскрит теле кафедрасында эшли башлаган (1814). Аның өйрәтүе балкучы нәтиҗәсен биргән; аның җитәкчелеге астында Бопп, Бюрнуф, Лассен һ.б. кебек Санскрит белгечләре туган. Шези Санскрит әдәбияты буенча түбәндәге хезмәтләрне бастырган:

  • «Analyse du Megha Doutah, poème de Kâlidasa» (1817),
  • «Episode de la Mort de Yadjânadatta (Ramayana)» (1826),
  • «La Reconnaissance de Sacountala» (1830)
  • d’Apudy тәхәллүсе астында: «Amarou Satnaka. Anthologie érotique d’Amarou» (1831).

Сильвестр де Сасиның “Гарәп хрестоматиясе”ндә гарәп натуралисты Закария Казвининың өзеген тәрҗемә иткән. Кулъязмаларда Фарсы хрестоматиясен, Фарсы антологиясен, Санскрит хрестоматиясен, Санскрит грамматикасын, Санскрит-Француз сүзлеген, Рамаяна анализын, мемуарларны һ.б. калдырган. 1832 елның 31 августында вабадан үлгән.

Искәрмәләр

  1. Antoine Léonard Chezy de // base Léonore (фр.)ministère de la Culture.
  2. 1 2 3 4 WeChangEd

Әдәбият