Ан-225

Ан-225 «Мрия» (укр. Мрія: «Хыял», НАТО кодификациясе буенча: ингл. Cossack «Казак») — О. К. Антонов исемендәге ОКБ тарафыннан эшләнгән зур йөк күтәрүчәнлеге булган реактив транспорт очкыч. Дөнья авиациясе тарихында иң зур һәм йөк күтәрүчән очкыч булган.

Очкыч 1984—1988 елларда Киев механика заводында проектланган (проект җитәкчесе — В. И. Толмачев) һәм бердәнбер нөсхәдә төзелгән[17][18]. Беренче очыш 1988 елның 21 декабрендә була. ССРБда борт номеры СССР-82060 булган, ССРБ таркалганнан соң, Украина милкенә күчә һәм UR-82060 борт номерын ала. Икенче нөсхә төзелеп бетмәгән.

Тарих

undefined

Очкыч «Энергия-Буран» совет галәм сәнәгате проекты кысаларында ясалган. Әлеге проект кысаларында очкычның төп билгеләнеше — ракета йөртүче һәм галәм корабланың төрле компонентларын җитештерү урыныннан җыю һәм җибәрү урынына ташу була.

ССРБ Министрлар Советы карары белән проектның баш конструкторы-җитәкчесе итеп Виктор Толмачёв билгеләнә.

1988 елның 21 декабрендә О. К. Антонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы завод аэродромыннан беренче тапкыр күккә күтәрелә. Очыш сәгать ярым дәвам иткән (12:15 тән 13:45 кә кадәр)[19].

ССРБ таркалганнан соң, 1994 елда очкычның бердәнбер очучы нөсхәсе очуны туктата, аннан «Руслан»да куллану өчен двигательләрне һәм башка җайланмаларны салдыралар[20]. 2000 елларда аны Украина предприятиеләре көче белән торгызганнар.

undefined

2001 елның 23 маенда Дәүләтара авиация комитеты авиация регистры һәм Украинаның дәүләт авиация транспорты департаменты тарафыннан Ан-225 «Мрия»га тибындагы сертификатлар тапшырыла. Бу очкычны йөк ташучы сыйфатында коммерцияле файдалануны башларга мөмкинлек биргән.

2021 елның 24 августында Украина бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган хәрби парадның авиация өлешендә катнаша.

Украинаның «Укроборонпром» оборона-сәнәгать концерны хәбәр иткәнчә, 2022 елның 24 февраленә очкыч Гостомельда Antonov Company мәйданчыгында ремонт һәм регламент эшләрендә булган; ремонт үткәрү өчен двигательләрнең берсе алынган була, һәм бу көнне очкыч оча алмый. Нәтиҗәдә, Гостомель шәһәре аэропортының ангарында булган очкыч «Антонов» аэропорты өчен көрәш вакытында җимерелә[21].

Украина Президенты Владимир Зеленский, Украина Оборона министрлыгы һәм «Укроборонпром» концерны раслаганча, очкычның бердәнбер экземплярын торгызу берничә ел дәвам итәчәк һәм 3 млрд доллардан артык акча таләп итәчәк[22].

Искәрмәләр

  1. (not translated to en) Jane's World Aircraft Recognition Handbook, Fourth Edition (ингл.) — 4 — Jane's Information Group, 1989. — P. 145. — 598 p. — ISBN 978-0-7106-0587-0
  2. 1 2 3 4 5 6 https://www.antonov.com/en/history/an-225-mriya
  3. 1 2 3 4 5 6 https://contentzone.eurocontrol.int/aircraftperformance/details.aspx?ICAO=A225
  4. 1 2 https://simpleflying.com/confirmed-an-225-mriya-destroyed/
  5. 1 2 3 4 5 https://www.popularmechanics.com/flight/a2951/1280771/
  6. 1 2 3 4 5 https://www.aerospace-technology.com/projects/an225hta/
  7. 1 2 3 https://www.antonov.com/en/file/V5hQc2hGrJGRs?inline=1
  8. https://web.archive.org/web/20161122101157/http://www.antonov.com/aircraft/transport-aircraft/an-225-mriya/an-225-performance
  9. http://www.antonov.com/services/antonov-airlines
  10. https://www.youtube.com/watch?v=SBWW2syDA9A
  11. 1 2 https://www.airportspotting.com/mriya-a-complete-history-of-the-antonov-an-225/
  12. 1 2 3 4 https://aviatorinsider.com/airplane-brands/antonov-an-225/
  13. https://www.aerospace-technology.com/features/featuretop-ten-aircraft-with-the-longest-wings-4448115/
  14. https://airwaysmag.com/a-look-back-at-the-antonov-an-225-ukraines-finest%ef%bf%bc/
  15. https://www.flyingmag.com/mourning-the-worlds-largest-cargo-airplane-an-225-mriya/
  16. http://www.volga-dnepr.com/en/press-center/news/3314/
  17. Барановский А. Главному конструктору «Руслана» и «Мрии» Виктору Толмачёву — 75 лет. space.com.ua. Аэрокосмический портал Украины (2010). Архивировано из оригинала 1 май 2014 года.
  18. 11 августа авиаконструктор Виктор Толмачёв отмечает 80-летний юбилей. AEX.RU. Aviation EXplorer (11 август 2014). Архивировано 2 апрель 2015 года.
  19. Чебаков В. В небе — гигант // «Правда»: газета. — 1988. — 23 декабря.
  20. Antonov An-225 Mriya. Aircraft (ингл.). airliners.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 ноябрь 2021. Архивировано 30 ноябрь 2021 года.
  21. Крупнейший в мире транспортный самолёт Ан-225 «Мрия» уничтожен в аэропорту Гостомеля (рус.). gazeta.ru. Газета.Ru (27 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2022. Архивировано 27 февраль 2022 года.
  22. «Укроборонпром» сообщил об уничтожении самого большого в мире грузового самолёта «Мрия»// ТАСС, 27.03.2022 2022 елның 28 февраль көнендә архивланган.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр