Артур Батыров
Артур Батыров, Артур Артур улы Батыров (1993 елның 19 октябре, РФ, Башкортстан, Дәүләкән ― 2022 елның 21 мае, Украина, Харьков өлкәсе, Изюм) ― Россия Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре, гвардия өлкән лейтенанты, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык, Генерал Шайморатов орденнары белән бүләкләнгән (2022, вафат булганнан соң).
Тәрҗемәи хәле
1993 елның 19 октябрендә Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә туган. Әтисе ― Артур Нәфиз улы; әнисе ― Рәсилә Солтангали кызы, Дәүләкән шәһәренең 4 санлы лицей-мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы [1]. Артур беренче класска шәһәрнең 2 санлы мәктәбенә укырга керә, 4нче санлы лицейның 9 классын тәмамлаганнан соң, 103 санлы һөнәр училищесына пешекче-кондитер һөнәре буенча укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый. 2012 елда Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә. Шул ук 2012 елда хәрби хезмәткә чакырыла. 2013 елда А. В. Хрулев исемендәге матди-техник тәэмин итү хәрби академиясе курсанты, 2019 елдан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында «лейтенант» званиесендә хезмәт итүен дәвам итә: ул мотоукчылар полкын матди тәэмин итү ротасы командиры итеп билгеләнә. 2020 елның ноябреннән – Көнбатыш хәрби округының 1 гвардия танк армиясенең мотоукчылар взводы командиры.
Украинадагы махсус хәрби операциядә башыннан ук катнаша. Мотоукчылар взводы командиры Артур Батыров Харьков өлкәсендәге Изюм шәһәре янында батырларча һәлак була. 2022 елның 23 маенда Дәүләкән районы Мәдәният йортында хәрби офицер хөрмәтенә матәм мәрасиме үтә. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнаша. Ул һәлак булган яугирнең әти-әнисенә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң бүләкләнгән Генерал Шайморатов орденын тапшыра. Район хакимиятеннән хәрби хезмәткәрнең исемен мәңгеләштерү чарасын күрүне сорый [2].
Артур хезмәт иткән хәрби бүлек вәкиле, өлкән лейтенант Сергей Маринов, иптәше белән хушлашканда: «Мин аны яхшы белә идем, ул намуслы һәм әдәпле офицер, изге күңелле һәм эчкерсез кеше булды. Россия президенты Указы белән өлкән лейтенант Артур Батыров каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителде, бу бүләк әти-әнисенә тапшырылачак. Каһарманга мәңгелек дан, Россия сине беркайчан да онытмаячак» [3].
Дәүләкәннең 4 санлы лицее директоры Фирүзә Кунакбай кызы Ахунҗанова Артур турында: «Мәктәп елларында ук ул тәртип, гадәти булмаган акыл, укуда һәм хезмәттә ныклык күрсәтте. Ул эчке мәдәнияте һәм сөйкемлелеге белән аерылып торды».
Хәрби бүләкләре
- 2022 – Батырлык ордены (үлгәннән соң)
- 2022 – Генерал Шәйморатов ордены (үлгәннән соң)
Сылтамалар
- Азат Гиззатуллин. В Башкирии простились со старшим лейтенантом Артуром Батыровым, погибшим на территории Украины. ИА «Башинформ», 23.05.2022
- Новости Уфы и Башкортостана. Радий Хабиров простился сегодня с лейтенантом Артуром Батыровым, погибшим в Украине
- Новости Уфы / В Башкирии простились со старшим лейтенантом Артуром Батыровым, погибшим на территории Украины
Искәрмәләр
- ↑ Азат Гиззатуллин. В Башкирии простились со старшим лейтенантом Артуром Батыровым, погибшим на территории Украины. ИА «Башинформ», 23.05.2022
- ↑ .Новости Уфы и Башкортостана. Радий Хабиров простился сегодня с лейтенантом Артуром Батыровым, погибшим в Украине
- ↑ Новости Уфы / В Башкирии простились со старшим лейтенантом Артуром Батыровым, погибшим на территории Украины