Артур Гёргей

Артур Гёргей (венг. Görgei Artúr; 30 гыйнвар 1818, Топорец — 15 май 1916, Вишеград, Венгрия) - Венгрия хәрби лидеры, революционер.

Биография

Артур Гёргей венгр протестантлар гаиләсендә туа, сас нәселеннән. 19 яшендә ул Венада Венгрия дворяннарының сакчы хезмәтенә кушыла. Ул үз хезмәтен университетта уку белән берләштерә. 1845 елда әтисе үлгәч ул армиядән китә һәм химия фәнен өйрәнү өчен Прага университетына укырга керә. Укып чыккач, ул нәсел утарына кайта.

undefined

Венгр революциясе башланганнан соң , ул Венгрия хакимияте ягында сугыша. Ул армиягә капитан дәрәҗәсе белән керә, ләкин тиздән Тисаның төньягында бөтен Милли Гвардияне җитәкли, төбәктә Хорватия гаскәрләренә каршы уңышлы эшли.

1849 елның 4 маенда Артур Гёргей Венгрия башкаласын камап ала һәм яулап ала, аннан соң ул революцион хакимиятнең сугыш министры була. Рәсәйнең сугышка катнашуы белән, сугыш фронтындагы хәл кискен үзгәрә. Походларның берсендә Гёргей принц Паскевич экспедиция корпусыннан генерал Ридигерга әсирлеккә бирелергә мәҗбүр була[4] .

Кораллы иптәшләрдән аермалы буларак, Гёргей хәрби суд тарафыннан каралмый. Берникадәр вакыт төрмәдә утыра, аннары Клагенфуртта яши, химик эш белән шөгыльләнә. 1867 елда аны кичерәләр һәм Венгриягә кайтырга рөхсәт итәләр. Атылган яки асылган күпчелек генераллардан һәм революцион хакимият түрәләреннән аермалы буларак, үзенең гомерен саклап бирелүе өчен  Венгрия җәмгыяте аны куркак һәм хыянәтче дип саный. Майн Ридның "Кыз-хатын" романында Гёргейнең хыянәт варианты да нигез булып алына. Азат ителгәннән соң, Артур Гёргей Венгриянең сәяси тормышында бернинди роль уйнамый.

1885 елда кайбер дуслары аны Венгрия җәмгыяте алдында реабилитацияләргә тырышалар. Ул вакытта Гёргей мыскыллау һәм рәнҗетү астында йәши. Соңыннан, аның хәрби хезмәтләре һәм революция вакытында уйнаган мөһим роле аның ватандашлары тарафыннан таныла.

Искәрмәләр

  1. ↑ Artur Gorgey // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. ↑ 1 2 Artúr Görgey // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. ↑ Artúr Görgey // Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija (хорв.) — 2009.
  4. ↑ Вайцен // Военная энциклопедия : в 18 т. / под ред. В. Ф. Новицкого … [и др.]. — СПб. : Т-во И. В. Сытина, 1911—1915.

Әдәбият

  • Гергей, Артур // Военная энциклопедия : в 18 т. / под ред. В. Ф. Новицкого … [и др.]. — СПб. : Т-во И. В. Сытина, 1911—1915.
  • Гергей, Артур // Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона. — СПб., 1908—1913.
  • Гёргей, Артур // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.