Афаг Бәширкызы

Афаг Бәширкызы (азәри. Afaq Bəşirqızı), чын исеме Афаг Сәфәрова, Афаг Бәшир кызы Сәфәрова (азәри. Afaq Bəşir qızı Səfərova, 1955 елның 15 августы, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — совет һәм азәрбайҗан кино һәм театр актрисасы, Азәрбайҗанның халык артисты (1993). Азәрбайҗан дәүләт академия музыка театры актрисасы (1989 елдан). Азәрбайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры.

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 15 августында Бакыда театр һәм кино актеры Бәшир Сәфәроглы  [азәр.] (1925—1969) гаиләсендә туган. Урта мәктәпне (1972), Мирага Әлиев исемендәге театр институтын тәмамлаган.

Иҗаты

19731975 елларда Н. Б. Вәзиров исемендәге Ләнкәран дәүләт драма театрында  [азәр.] эшли, дебюты — 1973 елның 24 декабрендә Мирза Ибраһимовның «Яхшы кеше» спектаклендә Сәрвиназ ролендә уйный.

19751989 елларда Хөсәен Араблинский исемендәге Сумгаит дәүләт театрында  [азәр.] уйный.

1989 елданАзәрбайжан дәүләт академия музыка театры  [азәр.] актрисасы[1].

Азәрбайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты  [азәр.] профессоры.

2014 елда Афаг Бәширкызы күренекле театр актерларын бүләкләү өчен «Бәшир Сәфәроглы исемендәге премия» булдыра[2].

Афаг Бәширкызы инициативасы белән Бәшир Сәфәроглы исемендәге Бакы музыкаль миниатюра театры оештырыла. 2004 елда Мәскәү дәүләт сатира театры сәхнәсендә театрның беренче премьерасы («Россиядә кавказлыларның маҗаралары») була[3].

Фильмография

  • 1969 «Бәшир Сәфәр оглу»
  • 1982 «Евләри көндәлән jар»
  • 1986 «20+1»
  • 1987 «Яшел күзлекле адәм»
  • 1991 «Бәхт үзүjү»
  • 1992 «777 №-ли иш»
  • 1995 «Bala-başa bəla»
  • 1996 «Yarımştat»
  • 1999 «Яшел күзлекле адәм-2»
  • 2001 «Некролог»
  • 2002 «Яшел күзлекле адәм-3»
  • 2003 «Dəvətnamə»
  • 2005 «Girov»
  • 2015 «Qaynanamız»
  • 2016 «Həddən artıq uyğunluq»
  • 2017 «Бәхт үзүjү-2»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1989 — Азәрбайжанның атказанган артисты
  • 1993 — Азәрбайҗанның халык артисты .
  • 1994, 2002 — «Алтын дәрвиш» театр премиясе
  • 2013 — «Шөһрәт» ордены (Азәрбайҗан)
  • 2015 — Азәрбайҗан президентының Почет дипломы [4]

Сылтамалар

Искәрмәләр