Афет Инан

Афет Инан (төр. Afet İnan; 1908 елның 29 ноябре, Сәләник1985 елның 8 июне, Әнкара) — төрек тарихчысы һәм социолог.

Тәрҗемәи хәле

Афет төрек сәясәтчесе Исмаил Хаккы Узмай һәм аның хатыны Шәхзәнә гаиләсендә 1908 елда Сәләник вилайетның Кесендир районында туа.

Балкан сугышлары аркасында Афет гаиләсе Адапазарга күченә, 1913 елда ул башлангыч мәктәпкә укырга керә. Аннары гаилә күпмедер вакыт Әнкарада, Михалыччыкта, Караогланда һәм Бигедә яши. Әнисе Шехзан туберкулездан 1915 елның 15 маенда үлә. Шуннан соң Исмаил Хаккы яшь хатын Әйшәне ала. Алар Бигедә яшәгәч, Афетның сеңлесе Низиха туа. 1920 елда Афет алты еллык башлангыч белем ала. 1921 елда гаилә Алайга күчеп килә. 1922 елда Элмалада укытучы квалификациясен ала, анда кызлар өчен җирле мәктәп директоры була. 1925 елда Афет Бурсада Хатын-кызлар педагогия көллиятен тәмамлый һәм Измирдә башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли башлый. Ул Мостафа Ататөрекне шул елның октябрендә Измирга визиты вакытында очрата.

1925 елда Ататөрк Афетне француз телен өйрәнү өчен Лозаннага, Швейцариягә җибәрә[1]. 1927 елда Төркиягә кайтканнан соң ул Истанбулдагы «Нотр-Дам де Сион» француз лицей-пансионында була. Укуын тәмамлагач, Афет урта мәктәптә тарих укытучысы итеп билгеләнә. 1935 елда Афет янәдән Швейцариядә була һәм өч ел Женева университетында  [рус.] Эжен Питтарда белем ала[2]. Югары белем алганнан соң, Афет социология өлкәсендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә ия була. 1950 елда ул Әнкара университетында  [рус.] укытучы була.

Ул Төркия тарих оешмасына нигез салучы һәм аның әйдәп баручы әгъзасы була.

Афет 1985 елның 8 июнендә Әнкарада вафат була[3].

Сайланма библиография

  • Medeni bilgiler ve M. Kemal Atatürk'ün el yazıları, Ankara, Türk Tarih Kurumu, 1969
  • Atatürk’ten yazdıklarım, Ankara, 1969
  • Recherches Sur les Caractéres Anthropologiques des Population de la Turquie, Genève, 1939
  • Türk Amirali Piri Reis’in Hayatı ve Eserleri
  • L'émancipation de la Femme Turque

Искәрмәләр