Байтирәк (Шомырша районы)

Байтирәк (чуаш. Патирек, рус. Байдеряково) — Чуаш Республикасының Шомырша районында урнашкан татарчуаш авылы.

Байтирәктә 178 йорт бар, мәчет эшли.

Тарихы

Авыл 1939 елда ике авыл Мишәр (Татар) һәм Чуаш Байтирәкләре берләшүеннән барлыкка килә. Бу ике авыл 1920 елга кадәр Буа өязенә карыйлар, аннары Шомырша районына кертеләләр. Авыл 1962-65 елларда Батыр районында булып ала.

Халкы

2002 елга халык саны 567 кеше. Милли составы — татарлар (57%), чуашлар (23%), руслар (20%).

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 511 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тышкы сылтамалар