Балавыз

Балавыз — үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында киң таралган югары майлы кислоталардан һәм иң югары молекулалы спиртлардан торган катмарлы эфир.

Бал корты балавызы

Эшче кортларның корсак астында урынлашкан балавыз бизләре бүлеп чыгарган матдә; ул 200-дән артык төрле матдәләрдән һәм берләшмәдән тора.

Кәрәз

Кәрәз - балавыз табагы. Балавыз заводларында яки остаханәләрендә күзәнәкләп эшләнгән ясалма балавыз нигезе.

Әдәбият

Г.Д. Зәйнуллина. Умартасылыҡ һүҙлеге. Өфө-2001 йыл. 155 бит

Төркемнәр