Балыкчы карчыга
Балыкчы́ карчыга́ (лат. Pandion haliaetus) — лачынсыманнар отрядыннан зур ерткыч кош. Балыкчы карчыга кошлар гаиләнең бердәнбер төр.
Бөтен җир шарында диярлек (Африка һәм Көньяк Америка тропикларында гына юк) таралган. Татарстан территориясендә зур сулыклар янында яши. Күчмә кош. Апрельнең икенче яртысында очып килә.
Гәүдәсенең озынлыгы 60 см га кадәр, ана кош 2 кг га кадәр, ата кош 1,5 кг га кадәр авырлыкта. Канатлары тар, канат җәеме 1,3 м чамасы. Каурыйлары тыгыз, өстән кара көрән төстә, астан бүксәдән түшенә таба кара сызык сузылган саргылт ак төстә; башы ак диярлек. Баш артында очлы, каурыйлы зур булмаган бүреге бар. Көчле аяклы, озын тырнаклары бөгелгән. Бармакларының аскы ягы киртләч. Аякларының шундый булуы табышны җитез эләктереп алу һәм нык тоту мөмкинлеге бирә. Күбесенчә балык белән туклана. Балык булмаганда, кыр тычканнары, ондатра, бакалар белән туена ала. Биек агач башларында оялый. Аксыл төстәге кызгылт-көрән тимгелле 2–3, сирәк кенә 4 йомырка сала. Кышларга октябрь урталарына таба очып китә.
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. — Казан, 2008. 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 IOC World Bird List Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ 1 2 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 IOC World Bird List. Version 10.2 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.2
- ↑ 臺灣物種名錄 [неопр.] — 2003.
- ↑ 1 2 3 Бельгийский список видов
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Species+ (ингл.)
- ↑ Alerstam T., Rosén M., Bäckman J., Hellgren O. Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects (ингл.) // PLOS Biology / J. A. Eisen — PLoS, 2007. — Vol. 5, Iss. 8. — P. e197. — ISSN 1544-9173; 1545-7885 — doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197 — PMID:17645390
- ↑ Anderson S. R., Wiens J. J. Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates (ингл.) // Evolution / M. Noor — Wiley, 2017. — Vol. 71, Iss. 8. — P. 1944—1959. — 16 p. — ISSN 0014-3820; 1558-5646 — doi:10.1111/EVO.13284 — PMID:28636789