Баркылдык кошлар
Баркылдык кошлар (миләш чыпчыгы кошлар, рус. Turdidae) — вак һәм урта зурлыктагы сайрар кошлар семьялыгы. Көнчыгыш һәм көнбатыш ярымшарларда таралганнар. Кошлар ягымлы сайрау белән билгеле.
Ыруглар
- Баркылдыклар (Turdus) (якынча 65 төр, 1 күптән түгел кырылып беткән)
- Бразилия баркылдыклары (Platycichla) (2 төр)
- Һавалы баркылдыклар (Nesocichla) (1 төр — һавалы баркылдык (Nesocichla eremita))
- Антилия баркылдыклары (Cichlherminia) (1 төр — Антилия баркылдыгы (Cichlherminia lherminieri))
- Җир кыру баркылдыклары (Psophocichla) (1 төр — Psophocichla litsipsirupa)
- Җир баркылдыклары (Zoothera) (якынча 22 төр, 1 күптән түгел кырылып беткән)
- Кыска томшыклы баркылдыклар (Catharus) (12 төр)
- Урман баркылдыклары (Hylocichla) (1 төр урман баркылдыгы (Hylocichla mustelina))
- Ацтек баркылдыклары (Ridgwayia) (1 төр — Ridgwayia pinicola)
- Төрле тавышлы баркылдыклар (Ixoreus) (1 төр төрле тавышлы баркылдыгы (Ixoreus naevius))
- Целебесси баркылдыклары (Geomalia) (1 төр — Целебесси баркылдыгы (Geomalia heinrichi))
- Катапонералар (Cataponera) (1 төр — катапонера (Cataponera turdoides))
- Күк кошлар (Sialia) (3 төр)
- Grandala (1 төр — Grandala coelicolor)
- Ялгыз баркылдыклар (Myadestes) (10–11 төр, 2–3 күптән түгел кырылып беткән)
- Кохоа (Cochoa) (4 төр) → Muscicapidae
- Кара түшле корташарлар (Chlamydochaera) (1 төр — Chlamydochaera jefferyi, элек корташарлар семьялыгына керткәннәр)