Баркылдыклар
Баркылдыклар (миләш чыпчыклары, лат. Turdus) — чыпчыксыманнар отрядыныннан баркылдык кошлар семьялыгының кошлар ыругы. 62 төр. Гәүдә озынлыгы 20–25 см.
Европа, Азия һәм Америкада таралган, Яңа Зеландиягә китергәннәр. Кышын төньяк төрләре зур өерләргә җыелып көньякка очып китәләр.
Бөҗәқләр, үрмәкүчләр, суалчаннар, моллюсклар, җиләкләр белән тукланалар.
Россия һәм Татарстанда очрый торган төрләр: ак кашлы баркылдык (Turdus iliacus), баркылдык (Turdus viscivorus), миләш баркылдыгы (Turdus pilaris), кара баркылдык (Turdus merula) һәм сайрар баркылдык (Turdus philomelos). Ахыргы ике төр яхшы сайрый.
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1998.
- ↑ https://biodiversity.org.au/afd/taxa/Turdus
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3