Барый Шәймәрданов
Барый Шәймәрданов (Барый Шәймәрдан улы Шәймәрданов, 1903 — 26 июль 1944) — фирка эшлеклесе, ВКП(б)ның Кызыл Йолдыз район комитетының 1 нче сәркатибе (1935-1937). Күмәк хуҗалыкларга каршы эшчәнлектә гаепләнеп, кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә; соңрак ул 1 еллык лагерь җәзасына алыштырыла.[1] 1941 елда сугышка алына; 1944 елда сәяси җитәкче дәрәҗәсендә, штраф батальоны комиссары вазифасында һәлак була.[2]