Батыр Вәлид

Батыр Вәлид (баш. Батыр Вәлид; тәхәллүсе; чын исеме — Батыр Хаҗиәхмәт улы Вәлидов; баш. Батыр Хәжиәхмәт улы Вәлидов; 20 апрель 1905, Туктагол, Ыр өязе, Оренбург губернасы, Россия империясе — 26 февраль 1969, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — СССР башкорт шагыйре һәм журналисты. Башкорт АССР Язучылар берлеге әгъзасы (1936).

Тәрҗемәи хәле

1905 елның 20 апрелендә Ырынбур губернасының Орск өязе Туктагул авылында туа. Ватандашлар сугышы һәм ачлык нәтиҗәсендә ятим кала. Түбә руднигында шахтер булып эшли. Ташлы балалар йортында тәрбияләнә.

1923 елда Уфага килә һәм Ленин исемендәге мәктәп-интернатны тәмамлаганнан соң, рабфакка укырга керә[1]. 1924 елда аны тәмамлый.

1932 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый. «Ҡыҙыл Баймак» газеты хезмәткәре була.

1935—1940 елларда Баймак урта мәктәбендә укыта.

1941 елда Батыр Вәлид фронтка китә, Сталинград янында сугыша. Сугыш вакытында каты контузия алу сәбәпле күрү сәләтен югалта, әмма иҗади эшчәнлеген дәвам итә.

Иҗади эшчәнлеге

Батыр Вәлиднең беренче басмалары 1924 елда басыла. 1920 еллар ахырына ул популяр шагыйрьгә әверелә.

1928 елда «Асыу ҡатыш йылмайыу» («Ирония катыш елмаю») исемле беренче шигырьләр җыентыгы, бер елдан соң «Тау балаһы» («Тау баласы») шигъри җыентыгы нәшер ителә. 1932 елда индустрияләштерүгә багышланган «Еңеү» («Җиңү») һәм «Борғо тауышы» («Горн тавышы») китаплары басыла. Шул ук елларда ул күп кенә җыр текстлары яза. «Салават маршы», «Күк Ирәндек буенда» җырлары аеруча таныла.

Батыр Вәлид шигырьләренә композитор Х. К. Ибраһимов тарафыннан халык җырларына әверелгән «Күк Ирәндек буйында» («Күк Ирәндек буенда») һәм «Салауат маршы» («Салават маршы») җырлары языла.

Сугыштан соңгы елларда аның уннан артык шигъри җыентыгы басыла: «Бүләгем» (1955), «Һайланма әҫәрҙәр» («Сайланма әсәрләр»; 1958), «Җырлыйк, дуслар!» (1960), «Күңел күҙе» («Күңел күзе»; 1962), «Ҡурай моңо» («Курай моңы»; 1964), «Елларым, җырларым» (1965), «Тауҙарҙа тыуған көйҙәр» («Тауларда туган көйләр»; 1968). Әсәрләре арасында шулай ук берничә лирик-эпик поэма бар — «Очрашу», «Тау баласы», «Уралтау җыры» һәм башкалар.

Китаплары

  • Бүләгем. Шиғырҙар, поэмалар. Өфө, 1955;
  • Һайланма әҫәрҙәр. Өфө, 1965;
  • Тауҙарҙа тыуған көйҙәр. Өфө, 1968;
  • Зәңгәр Ирәндек (Голубой Ирендык): шигырьләр. Уфа, 1970.

Исемен мәңгеләштерү

  • Уфада Батыр Вәлид яшәгән Пархоменко урамындагы 104 нче йортка мемориаль такта эленә.
  • Сибай шәһәрендә һәм Күсәй авылында Батыр Вәлид урамнары бар.
  • Баймак районында Батыр Вәлид исемендәге әдәбият һәм сәнгать буенча ел саен бирелә торган премия булдырыла.

Искәрмәләр

Сылтамалар

  • Батыр Вәлид // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Кузбеков Ф. Т. Батыр Валид. // Башкортостан: кыскача энциклопедия. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми нәшрияты, 1996. — 672 б. — 199—200 б.