Бауман урамы, 76 (Казан)

Бауман урамы, 76 — Казанның Бауман урамында, 1954 елда архитектор Мәхмүт Игъламов проекты буенча төзелгән бина. Бу йортта 1954-1974 елларда РСФСРның биш тапкыр чемпионы, шаһмат буенча халыкара оста, ССҖБнең атказанган тренеры Рәшит Нәҗметдинов яшәгән.