Башкорт теле көне
Башкорт теле көне | |
---|---|
![]() | |
Төре | Мәдәни |
Башка төрле | ba:Башҡорт теле көнө |
Кабул ителгән | Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировyың указы нигезендә |
Уздырыла | 2015 елдан |
Дата | 14 декабрь |
Бәйле | күренекле башкорт шагыйре, мәгрифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көне |
Башкорт теле көне (рус. День башкирского языка, баш. Башҡорт теле көнө) — башкорт телен саклауга, яклауга һәм үстерүгә багышланган көн. Башкорт теле — рус теле белән беррәттән Башкортстан Республикасының дәүләт теле. Ул Алтай тел гаиләсенең төрки тел төркеменә карый, бай тарихы һәм мәдәнияте бар. Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Указы нигезендә, 2019 елдан башлап, Башкорт теле көне 14 декабрьдә билгеләп үтелә[1][2].
Тарихы
Башкорт теле көнен булдыру идеясе милли телне саклау һәм үстерү зарурлыгы, шулай ук яшьләр арасында аңа карата кызыксынуны арттыру белән бәйле рәвештә барлыкка килә. Башкортлар — Башкортстанның төп халкы, аларның теле милли үзенчәлекләрне һәм мәдәни мирасны саклауда мөһим роль уйный.
Башкорт теле көнен бәйрәм итү өчен 14 декабрь көнен сайлау очраклы түгел: бу көнне күренекле башкорт шагыйре һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла туган.
Бу көнне 2015 елда Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) инициативасы белән Башкортстан Республикасы Халыклары ассамблеясе һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә билгеләп үтә башлыйлар. 2019 елдан ул рәсми статус ала. Туган телне һәм үз тамырларыңны өйрәнү, ата-ананы һәм ата-бабаларны хөрмәт итү һәр цивилизацияле кеше өчен мәҗбүри. Беренчедән, бу кешенең эчке дөньясын баета, икенчедән, башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтә[3].
Бәйрәм традицияләре
Башкорт теле көнендә телне популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында башкорт теле һәм әдәбиятына багышланган дәресләр уза, укучылар өчен бәйгеләр, викториналар һәм олимпиадалар оештырыла, алдан уздырылган бәйгеләргә йомгак ясала, җиңүчеләр билгеләнә. Шулай ук концертлар, күргәзмәләр һәм башка мәдәни вакыйгалар оештырыла, аларда башкорт телендә җыр һәм шигырьләрнең җанлы башкарылуын ишетергә мөмкин. Бу көнне Башкортстанда һәм аннан читтә онлайн һәм офлайн форматта төрле чаралар үткәрелә. Башкорт язучыларының һәм шагыйрьләренең әдәби мирасын саклауга һәм үстерүгә аерым игътибар бирелә. Мифтахетдин Акмулла, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури һәм башкалар кебек күренекле әдәбият эшлеклеләрен искә алалар.
Барлык чараларда да республиканың мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре катнаша[4][2]
Искәрмәләр
- ↑ День башкирского языка . Башкирский институт социальных технологий (филиал) Образовательного учреждения профсоюзов высшего образования «Академия труда и социальных отношений». 14 декабр 2022.
- ↑ 1 2 Как в республике отметят День башкирского языка . Башинформ. 7.12.2022.
- ↑ «Мелодичный башкирский язык» . Culture.ru.
- ↑ Сегодня в Башкортостане отмечается День башкирского языка . Министерство культуры Республики Башкортостан. 14 декабря 2022 года.