Бертран Мейер

Бертран Мейер (фр. Bertrand Meyer) — француз академигы, автор һәм компьютер телләре өлкәсендә консультант. Ул Эйфель программалау телен һәм контракт программалау идеясын булдырган.

Тәрҗемәи хәле

1974 елда Париж политех мәктәбен (École Polytechnique) бетергән һәм инженер булган. Шул елда да Стенфорд университетындв магистр дәрәҗәсен алган. 1985 елда Анри Пуанкаре (Нанси) университетында фән докторы дәрәҗәсен алган.

19741983 елларда инженер һәм тикшерүче булып эшләгән. Аннан соң Électricité de France ширкәтендә программа тәэминаты бүлеге башлыгы булган.

19831986 елларда Санта-Барбара университетында чакырылган профессор.

2011 елдан башлап Б. Мейер ИТМО милли тикшеренү университеты «Программ инженерия һәм верификация» кафедрасы җитәкчесе була.[2].

20012016 елларда Цюрихның югары техник мәктәбендә (ETH) профессор булган һәм гарантияләнгән сыйфатлы кабат кулланылган программ элементлар буенча тикшерүләр ясаган. 20042006 елларда ETH Информатика бүлеге җитәкчесе була һәм 13 ел дәвамында (2003–2015) программалау белән танышу курсын укыта.

2014 елдан башлап Иннополис университетында программ инженерия һәм верификация лабораториясенең җитәкчесе [3][4]. Аннан соң чакырылган профессор булып эшли[5].

2019 елдан башлап Б. Мейер Schaffhausen Institute of Technology программ инженерия бүлеге җитәкчесе[6].

Искәрмәләр

  1. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #112127843 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  2. Музей Университет ИТМО. Мейер Бертран (рус.). museum.itmo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2021.(үле сылтама)
  3. Преподавательский состав (рус.). old.innopolis.university. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2020.
  4. Лаборатория программной инженерии и верификации программ. old.innopolis.university. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2020.
  5. ППС Университета Иннополис. innopolis.university. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2021.
  6. Schaffhausen Institute of Technology (SIT) erfreut sich einer starken Unterstützung von renommierten Wissenschaftlern und Kanton Schaffhausen (нем.). www.pressebox.de.

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә