Блэк-метал

Блэк-метал (ингл. black metal) яки гади генә блэк — музыкаль стиль, экстремаль метал жанрларының берсе. Бу юнәлешнең гомуми үзенчәлекләре тиз темп, вокал — шрайк[1][2][3], көчле дисторшнлы гитара, тремоло куллану, түбән сыйфатлы язмалар (lo-fi), стандарт булмаган җыр структуралары һәм атмосферага басым. Артистлар еш кына корпспэйнт кулланалар һәм псевдонимнар алалар. 1980 елларда берничә трэш-метал һәм дэт-метал төркемнәре блэк-метал прототибын формалаштыра[4]. Блэк-металның «беренче дулкыны» Venom, Bathory, Mercyful Fate, Hellhammer һәм Celtic Frost кебек төркемнәрдән тора[5].

«Икенче дулкын» 1990 еллар башында барлыкка килә, аны Mayhem, Darkthrone, Burzum, Immortal, Emperor, Satyricon һәм Gorgoroth кебек Норвегия төркемнәре җитәкли[5]. «Икенче дулкын» вакытында Dissection[6], Abruptum[6][7], Marduk[6][8][9] һәм Nifelheim[6] кебек берничә күренекле Швеция төркеме барлыкка килә.

Норвегия иртә блэк-метал-сәхнәсе үз алдагыларының стилен аерым жанрга үстергән.

Үз исемен стиль 1982 елда Venom төркеме чыгарган Black Metal альбомы аркасында ала.

Искәрмәләр

  1. Sammy O'Hagar. Von's Satanic Blood: Black Black Black Black No. 1 (ингл.). MetalSucks (8 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2022. Архивировано 24 август 2017 года.
  2. Eduardo Rivadavia. I.N.R.I. - Sarcófago | Songs, Reviews, Credits (ингл.). AllMusic. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2022. Архивировано 10 август 2017 года.
  3. Channing Freeman. Darkthrone - A Blaze in the Northern Sky (album review 2) (ингл.). Sputnikmusic (18 гыйнвар 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2022. Архивировано 17 февраль 2013 года.
  4. Cosmo Lee, Stewart Voegtlin. Into the Void: Stylus Magazine’s Beginner’s Guide to Metal - Article - Stylus Magazine (ингл.). Stylus Magazine (9 гыйнвар 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2022. Архивировано 7 февраль 2022 года.
  5. 1 2 Dunn, Sam (2005). Metal: A Headbanger’s Journey 2017 елның 29 декабрь көнендә архивланган..
  6. 1 2 3 4 Dayal Patterson. Black Metal: Evolution of the Cult. — Feral House, 2013-11-25. — С. 342. — ISBN 978-1-936239-76-4. Архивланган 7 февраль 2022 елда.
  7. Daniel Ekeroth. Swedish Death Metal. — Bazillion Points Books, 2008. — С. 255. — ISBN 978-0-9796163-1-0. Архивланган 7 февраль 2022 елда.
  8. Daniel Ekeroth. Swedish Death Metal. — Bazillion Points Books, 2008. — С. 225. — ISBN 978-0-9796163-1-0. Архивланган 7 февраль 2022 елда.
  9. Daniel Ekeroth. Swedish Death Metal. — Bazillion Points Books, 2008. — С. 253. — ISBN 978-0-9796163-1-0. Архивланган 7 февраль 2022 елда.

Төркемнәр