Борис Марков (1924)
Борис Семенович Марков (1924 елның 7 марты) Ходяково, Әлек районы, Чуаш АССРның — 25 март 1977, Мәскәү) — чуаш артисты, режиссер, Чуаш АССРның атказанган артисты (1953), РСФСРның халык артисты, Чуаш АССРның халык артисты, К. В. Иванов исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.[1].
Биография
Балалар һәм яшүсмерләр елларын Чуаш АССРның Әлек районы Ходяково авылында үткәрә.
Таут мәктәбен, аннан Чабаксар педагогия техникумын тәмамлый, туган мәктәбендә укыта.
Бөек Ватан сугышы фронтларында артиллериядә сугыша.
М.М. Тарханов җитәкчелегендәге Чуваш ГИТИС студиясендә укый.
1947-1954 елларда К.В. Иванов исемендәге Чуаш академия театры сәхнәсендә спектакльләрдә төп рольләрне башкара.
Сәнгатькә керткән өлеше өчен Борис Семенович Чуаш АССРның халык артисты исеменә лаек булды.
1959 елда ГИТИСны «музыкаль режиссер " белгечлеге буенча тәмамлый. Чуаш музыка театрының баш режиссеры вазыйфасына чакырылган иде (музыкаль-драма театры составында), вокал һәм балет студиясен ачты.
Шул ук вакытта 1967-1972 елларда ССРБ Зур театрында Кремль съездлар сарае сәхнәсендә спектакльләр куя; ГИТИСта лекцияләр укый (доцент).
1966 елдан — РСФСР мәдәният министрлыгында Россия опера театрлары идарәсе башлыгы, министрлыкның коллегия әгъзасы.
6 нчы чакырылыш (1962-1966) СССР Югары Советының Милләтләр Советы депутаты; Чуваш Өлкә Комитеты һәм КПССның Чабаксар шәһәр комитеты әгъзасы[2].
Тынычлык саклау комитеты әгъзасы.
Чабаксар шәһәренең мемориаль зиратында җирләнгән.
Туганнар
- Марков Анатолий Семёнович — Чуваш дәүләт педагогика институты ректоры (1963-1983), Чуаш АССР Югары Советы Рәисе (1971-75).
- Канюкова Александра Семёновна — өлкән апасы, филолог, филология фәннәре кандидаты.
Әдәбият
- Алексеев О. Оперăпа балет театрне — Борис Марков ятне // Хыпар. — 2001. — 16 çу. [чуаш]
- Аликовская энциклопедия / Редколл: Л. А. Ефимов, Е. Л. Ефимов, А. А. Ананьев, Г. К. Терентьев. — Чебоксары, 2009. ISBN 978-5-7670-1630-3.
- Борис Семенович Марков : [буклет] / Ред.-сост. И. Евсеева. — Чебоксары : Б. и., 1994. — 1 л. : ил., портр.
- Ефимов Л. И. Элĕк Енĕ (= Край Аликовский). — Аликово, 1994. [чуаш]
- Заломнов П. Д. Марков Борис Семенович // Заломнов П. Д. Чувашский государственный театр оперы и балета и ведущие мастера его сцены. — Чебоксары, 2002. — С. 25-26.
- Канюкова А. С., Марков А. С. Жизнь, отданная театру. — Чебоксары : Изд-во ЧГУ, 1999. — 134 с.
- Кондратьев В. Борис Марков пурнăçĕпе паллаштарать // Хыпар. — 2001. — 21 нарăс. [чуаш]
- Марков А. С. На театральных подмостках трагедии разыгрываются по-настоящему // СЧ-Столица. — 2000. — № 3. — С. 15.
- Романов П. В. Марков Борис Семенович // Краткая чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2001. — С. 263.
- Марков Борис Семёнович (рус.). Чувашская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2013.
Искәрмәләр
- ↑ Лауреаты Государственной премии им. К. В. Иванова (рус.). Государственная книжная палата Чувашской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2013.
- ↑ Депутаты Верховного Совета СССР VI-го созыва 1962—1966 (рус.) [недоступная ссылка — история]. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898—1991. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2013. Архивировано 19 июль 2013 года.
Сылтамалар
- Давыдов-Анатри В. Б. С. Марков пурнăçěпе (чуаш.). Официальный портал органов власти Чувашской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2013.
- Марков Борис Семёнович (рус.). Юбиляры 2009 г. (07 марта). Национальная библиотека Чувашской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2013.
- Вдовцева Людмила.Борис Семенович Марков.(үле сылтама)