Борис Менделевич

Борис Давыдович Менделевич (1967 елның 27 июнендә, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия табибы һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, «Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге»нең экспертлар советы җитәкчесе (2021 елдан), VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты (2018 елның 28 ноябреннән). Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты[1] һәм «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[2].

Россия Федерациясенең III класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2013)[3].

Медицина фәннәре докторы[4], Татарстан Республикасының атказанган табибы[5].

Тәрҗемәи хәле

Борис Менделевич 1967 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә галимнәр гаиләсендә туа.

Гаиләсе һәм белеме

Әтисе — Давыд Моисеевич, профессор, медицина фәннәре докторы, 60 ел дәвамында психиатрия хастаханәсендә эшләгән һәм Казан медицина университетында укыткан. Әнисе — Эдит Захаровна, доцент, педагогика фәннәре кандидаты, озак вакытлар Казан химия-технология институтының чит телләр кафедрасында укыта.

1984 елда Б. Д. Менделевич мәктәпне тәмамлый һәм С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының (КДМУ) дәвалау факультетына укырга керә. Институтның иҗтимагый тормышында актив катнаша, баскетбол буенча югары уку йортының җыелма командасы әгъзасы, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреаты була.

Институтта укыганда Совет Армиясе сафларына алына. Әфганстан Республикасында хәрби хезмәт үткән, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, шуның өчен берничә хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә. Демобилизацияләнгәч, 1992 елга кадәр медицина институтында укуын дәвам итә[6].

2007 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен, 2007 елда Казан дәүләт медицина академиясен, 2011 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый[7].

Хезмәт эшчәнлеге

Хезмәт эшчәнлеген башта санитар, аннан соң шәһәр хастаханәсе табибы булып укыганда ук башлый. Табиб белгечлеген алгач, 1992 елдан башлап Казан интенсив күзәтүле махсус типтагы психиатрия хастаханәсендә табиб-психиатр булып эшли башлый. 1994 елдан бүлек мөдире[6].

1999—2006 елларда КДМУ каршындагы фәнни-диагностика үзәгенең директоры, баш табибы булып эшли, төрле бәйлелекле авыруларны дәвалау белән шөгыльләнә[8].

Хезмәт эшчәнлегеннән тыш Б. Д. Менделевич фәнни эшләнмәләр белән дә шөгыльләнә. 1999 елда «Иҗтимагый куркыныч гамәлләр кылган һәм кылмаган көнчелек фикерләре белән авыручыларның клиник-психопатологик үзенчәлекләре» темасына кандидатлык диссертациясен, 2010 елда доктор гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертациясен яклый[9].

2006 елдан дәүләт хезмәтендә эшли. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратында Татарстан Премьер-министрының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе вазифасын башкара, соңрак сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре бүлеген җитәкли. Әлеге вазифада төп бурычларның берсе — республикада «Сәламәтлек» өстенлекле милли проектын тормышка ашыруны координацияләү.

2012 елда РФ Президенты Администрациясенә эшкә күчә, анда 2015 ел ахырына кадәр РФ Президентының эчке сәясәт идарәсендә департамент башлыгы булып эшли[10]. Ул хезмәттәшләр белән бергә Россия Президенты тарафыннан дәүләтнең эчке сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләү буенча аның конституциячел вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны мәгълүмати-аналитик һәм оештыру ягыннан тәэмин итә.

2016—2018 елларда «Яшьләр институты» фәнни-тикшеренү үзәген җитәкли, анда яшьләр сәясәтенең актуаль мәсьәләләре буенча тикшеренүләрне координацияли. Александр Сидякин Башкортостан Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе итеп эшкә күчә, шуңа бәйле рәвештә аның Дәүләт Думасы депутаты мандаты бушаган. 2018 елның 28 ноябрендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары белән бушаган мандат Б. Д. Менделевичка тапшырыла[11].

2021 ел ахырыннан «Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге»нең экспертлар советы җитәкчесе булып тора[12].

Бүләкләр

  • Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау алдынгысы[13];
  • ССРБ Югары Советы Президиумы грамотасы;
  • Россия Президентының мактау грамотасы (Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен);
  • Россия Президентының мактау грамотасы (2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарын һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале;
  • «ССРБ Кораллы Көчләренә 70 ел» медале;
  • «Сугышчы-интернационалистка Рәхмәтле әфган халкы исеменнән» медале;
  • Татарстан Республикасының атказанган табибы (халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен)[10];
  • РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты;
  • Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Рәхмәте[14].

Кызыксынулары

Спорт, сәяхәтләр, нәфис әдәбият.

Искәрмәләр

  1. Менделевич Борис Давыдович
  2. Менделевич Борис Давыдович (рус.). Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2019.
  3. Менделевич, Борис Давыдович. 14 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  4. Менделевич Борис Давыдович [неопр.]. Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  5. Менделевич Борис Давыдович - Психологическая газета (рус.). Психологическая Газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  6. 1 2 Менделевич Борис Давыдович. Гос. ведомства, Органы федеральной власти
  7. Менделевич Борис Давыдович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. 14 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  8. Менделевич Борис Давыдович — Татцентр.ру
  9. Научное обоснование совершенствования психиатрической помощи детскому населению (комплексное социально-гигиеническое и медико-организационное исследование)
  10. 1 2 Депутат Государственной Думы Федерального Собрания РФ VII созыва, член комитета Государственной Думы по охране здоровья
  11. ЦИК РФ передал Борису Менделевичу думский мандат Александра Сидякина — Политика — ТАСС
  12. Менделевич Борис Давыдович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости (2024-11-20). 29 август 2025 тикшерелде.
  13. Менделевич Борис Давыдович. 14 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  14. Менделевич Борис Давыдович - Психологическая газета (рус.). Психологическая Газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.

Сылтамалар