Борис Смирнов
Бори́с Алекса́ндр улы Смирно́в (ДР|18.10.1910), Самара — (17.5.1984) — совет очучысы, Испаниядә Гражданнар сугышы, Халхин-Голда сугышлар һәм Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзы Каһарманы (17.11.1939, 193 №-лы медале).
- Звание = авиация генерал-майоры
- Катнашкан сугышлары
- Испаниядә Гражданнар сугышы
Тәрҗемәи хәле
1910 елның 18 октябрендә Самарада хезмәткәр гаиләсендә туган. 7 сыйныф бетергән. Портта йөкче булып , урман кисү заводында эшләгән. Аэроклубта укыган.
Армиядә 1930 елдан бирле. 1933 елда Сталинград хәрби-авиация очучылар мәктәбен бетергән.
14.06.1937 елдан 17.01.1938 елга кадәр Мануэль Лопес Горей псевдонимы астында Испаниядә Гражданнар Сугышында үз ихтияр очучы һәм эскадрилья командиры буларак катнашкан. 200 сәгать очкан, шәхсән 2 самолёт бәреп төшергән.
Испаниядән соң 16-ынчы истребитель полкының командиры булган, аннан соң ВВС РККА-ның Баш Инспекциясендә эшләгән.
Кызыл мәйдан өстендә һава парадларында катнашкан.
1939 елның 29 маеннан 7 сентябрена кадәр Халхин-Голда бәрелешләрдә катнашкан. 70 хәрби очу ясаган, 9 һава сугышлары үткәргән һәм шәхсән 4 самолёт бәреп төшергән. Бу бәрелешләр өчен аңа Советлар Союза Каһарманы званиесе бирелгән булган.
Бөек Ватан Сугышы фронтларында 1943 елның февраленнан бирле сугышкан. 288-енче Суворов ордены Кызыл байрак ордены Павлоград-Вена катнашкан авиация корпусы командиры. Сугыш вакытында 19 мәртәбә Өлкән Башкомандующий рәхмәтенә лаек булган.[1].
1945 елның 19 апреленнән генерал-майор званиесе бирелгән. 1946 елдан бирле авыру сәбәпле запаста. Мәскәүдә яшәгән. 1984 елның 17 маенда үлгән. Мәскәүдә Кунцево зиратында күмелгән (9-2 участогы).
Бүләкләре
- Медаль «Золотая Звезда» (17.11.1939);
- два ордена Ленина (2.03.1938; 17.11.1939);
- три ордена Красного Знамени (28.10.1937; 29.08.1939; 19.04.1945);
- орден Суворова 2-й степени (28.04.1945);
- орден Кутузова 2-й степени (13.09.1944);
- орден Богдана Хмельницкого 2-й степени (19.03.1944);
- орден Отечественной войны 1-й степени (17.09.1943);
- орден Красной Звезды (6.11.1945);
- медали;
- орден Красного Знамени (МНР, 18.08.1939).
[File:Смирнов Борис Александрович.jpg]
Библиографисе
- Смирнов Б. А. Небо моей молодости. — М., 1990.
- Смирнов Б. А. Испанский ветер. — М., 1963.
- Смирнов Б. А. От Мадрида до Халхин-Гола, 2-е изд. — Куйбышев, 1976.
- Смирнов Б. Монголия. 1939 год // Крылья Родины. — М:: ДОСААФ, 1969. — № 8. — С. 16-18.
Әдәбияты
- Абросов С. В. В небе Испании. 1936—1939 годы. — М., 2003.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Румянцев Н. М. Герои Халхин-Гола. — М.: Воениздат, 1989.
Искәрмәләр
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Борис Смирнов [1]
- ↑ Верховный Главнокомандующий. = Приказы Верховного Главнокомандующего в период Великой Отечественной войны Советского Союза // Сборник. — Москва: Воениздат, 1975.