Борис Стругацкий
Борис Натан улы Стругацкий (рус. Борис Натанович Стругацкий) — рус язучы-фантаст, сценарийлар язучы, тәрҗемәче. Кардәше Аркадий Стругацкий белән бергә хәзерге рус фәнни һәм социаль фантастикасы классикасы булган берничә дистә әсәр язган. 1991 елда кардәшенең вафат булганыннан соң үзе ике роман яза.
Ленинград шәһәрендә туа. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әнисе белән чолганып алынган Ленинградта кала. 1950 елда — мәктәпне, 1955 елны ЛДУның математика-механика факультетын тәмамлый.
1964 елдан — профессиональ язучы. Кардәше Аркадий белән берничә дистә әсәр яза.
Язучы 2012 елда вафат була.
Сылтамалар
- Рәсми сәхифә [рус.]
- ↑ Борис Стругацкий // Internet Speculative Fiction Database (ингл.) — 1995.
- ↑ Strugackij Boris Natanovič // код VIAF