Бугаз (тар су юлы)

Бугаз (рус. Пролив) — коры җирнең билгеле бер ике җирлеге арасында урнашкан һәм арадаш су бассейннарын яисә аларның өлешләрен тоташтыра торган тар су юлы[1]. Алар аша барган су алмашу үзенчәлекләре белән билгеләнә торган гидрологик режим белән характерлана[2].

Бугаз озынлыгы, гадәттә, аның киңлегеннән шактый зуррак. Бугазлар икътисадый һәм хәрби әһәмияткә ия. Хокукый яктан алар аерым төркемнәргә бүленә[2].

Бугазларның тасвирламасы

Төп тасвирламалары — озынлыгы, тирәнлеге, иң кечкенә һәм иң зур киңлеге, юнәлеше һәм агым тизлеге.

Кораблар йөзә торган бугазлар өчен лоцияләр төзелә[3].Кайсыбер бугазлар (Юкатан, Флорида, Наветренный, Корея, Тайвань, Бассов һ.б.) зурлыгы буенча кечкенә диңгезләр кебек[2].

Дөньядагы иң озын бугаз — Мозамбик бугазы (1 760 километр[3]), иң киң бугаз — Дрейк бугазы (киңлеге — 950 километр, тәрәнлеге — 5 840 метр)[4][4].

Роле һәм әһәмияте

Бугазлар диңгезләр, култыклар һәм башка су бассейннары кебек үк, Дөнья океанында билгеле бер функцияне үтиләр. Алар су бассейннары арасында суны күчерү — диңгез суы белән туклыклы матдәләрне бүлү буенча төп роль башкаралар. Башкача әйткәндә, бугазлар төбәкләрнең климат шартларына һәм биологик төрлелегенә сизелерлек йогынты ясый[5].

Алар диңгез фаунасын, диңгезләрдә һәм океаннарда геологик процессларны тикшерү мөмкинлеге биргән кыйммәтле киңлек. Еш кына бугазларда океанографик кораблар тикшеренүләре үткәрел[6].

Бугазлар дөнья сәүдәсендә һәм төрле илләр белән бәйләнешләрдә мөһим роль уйныйлар. Диңгез транспорты - заманча транспорт системасының төп өлеше. Ел саен дөньяда 100 миллиард тоннадан артык төрле йөк ташыла, шуларның 5 тән 4 өлеше диңгез аша үтә. Иң мөһим халыкара бугазлар географиясе диңгездән йөк ташуның гомуми бүленешенә буйсына - бу су юлларының күп өлеше Атлантикага карый, икенче урынны Тын океан алып тора[5].

Мәсәлән, Төньяк диңгез юлы Арктикада әһәмиятле берничә бугаз аша уза: Карск капкалары (Вайгач һәм Яңа Җир утраулары арасында), Югорский Шары (Вайгач утравы һәм Югорский ярымутравы арасында), Вилькицкий (Карск диңгезен Лаптевлар диңгезе белән тоташтыра) һәм башкалар[7].

Дәүләтара мөнәсәбәтләрдә дә бугазларның роле зур. Төрле дәүләтләрнең хәрби корабларының, шул исәптән су асты көймәләренең дә бугазлар аша ирекле үтеп йөрү мөмкинлеге дөньяның күп илләре өчен иминлек факторы булып тора[8].

Бугазлар классификациясе

Дөнья океанының барлык бугазларын теге яисә бу океан бассейнында урнашуы, су бассейны тоташкан коры җир төре, икътисадый әһәмияте һәм халыкара статусы буенча төркемнәргә мөмкин[9].

Океан бассейны буенча бугазлар:

  • Бер океан бассейнына караган бугазлар (Дарданел бугазы, Цугару).
  • Ике океан бассейнына тоташтыручы бугазлар (Беринг бугазы, Дрейк бугазы, Торресов бугазы)[10][9].

Кыйтгалар буенча бугазлар

  • Бер кыйтганың ике өлешен аерып торган бугазлар (Скагеррак, Ормуз).
  • Кыйтганы янәшәдәге утраудан аерып торан бугазлар (Па-де-Кале, Цусима (Корея), Магелланов).
  • Ике утрауны аерып торган бугазлар (Бонифачо, Сунда).
  • Ике төрле кыйтганы аерып торган бугазлар (Гибралтар бугазы, Беринг бугазы, Баб-эль-Мандебский)[10][9].

Халыкара-хокукый статус буенча

  • Халыкрара кораблар хәрәкәте өчен файдаланылган ачык диңгез яисә бары тик икътисадый злна өлешен тоташтырган бугазлар. Барлык илләрнед кораблары һәм очу аппаратлары мондый бугазлар аша транзит юл үтү хокукына ия (Сингапур бугазы, Баб-эль-Мандеб богазы һәм башкалар).
  • Ачык диңгез яисә бары тик икътисадый зона өлешен һәм дәүләтләргә караган диңгезләрне тоташтырган халыкара корабларның йөрүе өчен файдаланылган бугазлар (Хуан-де-Фука, Канада һәм АКШ бугазлары). Алар аша чит ил кораблары транзит юл үтү хокукына ия.
  • Халыкара кораблар йөреше өчен файдаланыла торган бугазлар, алар аша үтү вакыты тулысынча яисә өлешчә халыкара конвенцияләр белән җайга салына (Босфор бугазы, Төркия бугазы, Бугазлар статусы турында Монтрё Конвенциясе)[11][12].

Шулай ук карагыз

  • Бугазлар статусы турында Монтрё Конвенциясе
  • Халыкара кораблар йөреше өчен файдаланыла торган бугазлар
  • Катнаш режимлы территория
  • Транзит юл

Әдәбият

Искәрмәләр

  1. Пролив // Большая советская энциклопедия в 30 т. / под ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969. — Т. 21. — С. 210.
  2. 1 2 3 Самойлов К. И. Морской словарь в 2 томах. — М-Л: Государственное военно-морское издательство НКВМФ СССР, 1941. — Т. 2. — С. 700—701. — 1047 с.
  3. 1 2 Пролив // Большая советская энциклопедия в 30 т. / под ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969. — Т. 21. — С. 210.
  4. 1 2 Что в географии называют проливом? Определение, примеры и типы. Природа мира (26 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2023.
  5. 1 2 Панов Б. Н. География водных путей // Конспект лекций для курсантов специальности "Судовождение" Керченский государственный морской технологический университет. — Керчь, 2021. — С. 20—23.
  6. Хасая Н. М. Международные проливы: регулирование, география, конфликты // Скиф : журнал. — 2021. — № 8 (60). — С. 85—88.
  7. Значение Северного морского пути для развития Арктической зоны России. Совет Федерации (14 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2023.
  8. Васильева Н. В. Черноморские проливы – императив российской/советской внешней политики в Восточном Средиземноморье: мифы и геополитические реалии // Славяне и Россия : журнал. — 2017. — № 1. — С. 408—419.
  9. 1 2 3 Пролив это географический объект. ТОПоГИС (Топография. Картография. Геоинформационные системы (18 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2023.
  10. 1 2 Горкин А. П. География: Современная иллюстрированная энциклопедия. — М.: РОСМЭН, 2006. — 624 с. — ISBN 5353024435.
  11. Конвенция Организации Объединенных Наций по морскому праву //Часть III: Проливы, используемые для международного судоходства. Организация Объединённых Наций. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2023.
  12. Владимир Васильев. Международные проливы. Морские вести России (4 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2023.