Бәби

Бәби (рус. младенец) — төрле төрки телләрдә киң таралган ономопоэтик сүз: башкорт телендә бәпәй, бәпес, комык телендә бебей «бәби, күз бәбәге», караим телендә бебей, бэбэй, азәрбайҗан диалектларында бәби «курчак», Дунай буендагы болгарларда бебе «бәби; курчак», төрекчә bebe, bebek «бәби», якутча биэбэ, биэбэкэ «нарасый, балакай, бәпкәм» һәм башкалар, шулай ук башка телләрдә дә моңа охшаш атамалар очрый: эвенк, эвен телләрендә бэбэ «бәби; бишек», маньчжур телендә бәбу «бишек», бурятча бүүбэй «бэби; бишек», һиндча babuwa «бала, малай; уенчык, ташкурчак», инглизчә baby «бәби», албанча bebё һәм башкалар

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Яңа туган бала; кечкенә бала.
  • кечкенә балалар кебек беркатлы, эчкерсез кеше.
  • Балалар телендә: курчак.
  • Җирле сөйләшләрдә: бәпкә, яңа туган бала; җитлекмәгән; бер еллык (кошлар турында).

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

бәбиләнү (бәбиләрчә кылану); бәбиләү (бала табу, тудыру); бәби (бәбәй) итәк / бала итәк (күлмәкнең аскы ягына матурлык өчен тотылган өстәмә итәк).

Өстәмә мәгълүмат

  • Яңа туган балага карата әдәби телдә һәм күпчелек сөйләшләрдә бәби, бәбәй — борынгы төрки бебе сүзенең татарча варианты кулланылган. Ул төрки телләрдә генә түгел, башка күп кенә телләрдә таралыш алганлыктан, ностратик характердагы сүз булырга мөмкин.
  • Әлеге сүз еш кына иркәләү-кечерәйтү кушымчасы белән әйтелә: бәбекәчем, бәбкәчем, бәбекәем, бәбәм, бәбкәм.
  • Татар теле сөйләшләрендә бәбәй сүзе белән ясалган төрле йолаларны белдерә торган тәгъбирләр бар.
  • Бәбәй анасы — әле генә баладан котылган хатын.
  • Бәби бүләге — бәбинең ата-анасы тарафыннан бәбинең әби-бабасына бирелә торган бүләк.
  • Бәби мае — балага исем кушу уңаеннан уздырыла торган мәҗлес; яңа туган балага каптырыла торган май. Кайбер сөйләшләрдә бу гыйбарә яңа туган баланы коендыргач, кунакларны сыйлый торган майны белдерә. Шулай ук бу мәгънәдә май ашау, май ашы кебек тәгъбирләр дә кулланыла.
  • Бәбәй үстерергә бару — бала тугач, күчтәнәчләр илтү.
  • Бәбәй саклау (ләмбрә сөйләше) — бала тугач, нигездә, яшьләр катнашы белән уздырыла, биюләр, җырлар, уеннар белән төн буена бара торган күңел ачу кичәсе.

Мондый үзенчәлек халыкның тормыш-көнкүреше яхшыруы, баюы нәтиҗәсендә йолаларның төрлеләнүенә бәйле булса кирәк.

  • Бәбәй / бәби сүзенең иң киң таралган метафорик мәгънәсе — әдәби телдәге курчак мәгънәсенә туры килә, ул әдәби телдән тыш, урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә күзәтелә. Кайбер төрки телләрдә дә моңа охшаш берәмлекләр яши: бäбäк (төрекмән), бәбә (азәрбайҗан).

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Бәби (бәбәй) тәпие юу

  • бәби туу хөрмәтенә сыйлану.

Бәби (бәбәй) ашы / бәби коймагы

  • бала тапкан хатынны котлап, туганнары, якыннары, күршеләре тарафыннан китерелә торган тәмле ризыклар, бәби киемнәре һәм башкалар

Бәби (бәбәй) туе / бәби чәе

  • бала туу хөрмәтенә туганнарны, якыннарны җыеп уздырыла торган чәй мәҗлесе.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.
  • Бабайга таяк кирәк, бәбигә бишек кирәк.
  • Бәбиле хатын талымсак булыр.
  • Кунак — бәби.
  • Бердә — бәби, сигездә — сабый, ундүрттә — үсмер, егермедә — егет-гаскәр…
  • Кунакка бер бәбәй кабул итүдән уналты казак кабул итү җиңелрәк.
  • Кеше гомерендә ике рәт балага әйләнә: бер — бәбәй чагында, бер — бабай чагында.
  • Бәби табучы хатын сират күперен кичә, диләр.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Кияүдәге кызлары бала тапкан икән дә, шуңа бәби ашы илтә киткәннәр (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Алла кушса, бик әйбәтләп бәби туен үткәрербез әле (Г. Әпсәләмов «Алтын йолдыз»).

Үзебез карап йөрибез дип, олырак малайлар мине дә, бәби арбасына утыртып, үзләре белән су буена алып төшеп киткән (В. Нуруллин «Ике урам арасы»).

Авылда, гомумән, гадәт шулай инде: берәрсенең баласы тууга, күрше-тирә бәби коймагы пешереп кертә (Ф. Яруллин «Мәхәббәт упкыны»).

Барлы-юклы акчаны туздырып, иң затлысы дип аталган бәби бүләкләрен килен шулай кабул итсен әле?! (К. Тимбикова «Кышкы былбыллар»).

Зәйтүнә булачак бәби өчен күлмәк-башлыклар чигәргә утырды (М. Маликова «Шәфкать»).

Бәби ашы китерүне сылтау итеп, эте дә, бете дә калмады инде (Г. Галиева «Газзәбану»).

Алар кокос чикләвегенең кабыгын алалар да бәби йодрыгы сыярлык кына тишек ясыйлар (В. Имамов «Күке»).

Туйлар, туган көннәр, бәби тәпие юулар кемнең кем икәнен аерып тормыйча бергә уза (Г. Бәйрәмова «Сөю көче»).

Бәби коймагы дигәннән, ул, мәктәпкә алып барып, малайларны сыйларга да җиткән иде (М. Садыйков «Бишек»).

Хуп, бәби туена күрше-күлән, туган-тумача җыела (Н. Гыйматдинова «Фәрештәләр»).

Шул шатлыгыннан әбекәйгә бәби сые кертеп чыкты (Г. Гыйльманов «Китек ай»).

Җырлый-җырлый бәби тирбәтәчәк бишек җырларын күңелендә кат-кат барлады (Г. Әдһәм «Четерекле сынау»).

Бәби туйларыннан да калдырмыйлар үземне, рәхмәт төшкере (Г. Исхакова «Димче»).

Аннары, бәби мунчасы кертәсе булыр, яшь киленгә киңәш-уңаш бирәсе, ярдәм итәсе, дигәндәй (З. Мурсиев «Солтаньяр»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр