Бәйлекләр

Бәйлек (рус. Послелог) — татар телендә ярдәмлек сүз төркеменә керә торган лексик берәмлекләр, алар мөстәкыйль сүзләр арасында төрле мәгънәви мөнәсәбәтләрне белдерү һәм сүзтезмә, җөмлә эчендә синтаксик бәйләнешләр булдыру өчен хезмәт итәләр[1][2].

Гомуми төшенчә

Бәйлекләр грамматик мәгънәгә ия булып, телдә сүзләр арасындагы бергәлек, корал, чагыштыру, сәбәп, максат, вакыт, урын һәм башка мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар[3].

Бәйлекләрнең төп функциясе — мөстәкыйль сүзләрне бер-берсенә бәйләү, алар арасындагы төрле мәгънәви бәйләнешләрне күрсәтү. Мисал өчен: бәйлекләр бала белән (уйнау), таш кебек (нык), тантана өчен (пешерү), авылга таба (йөгерде), су аша (сикерү) кебек сүзтезмәләрдә бәйлекләр сүзләрнең килешен билгеләүне таләп итә һәм аларның арасына бәйләнеш урнаштыра[4].

Семантик һәм синтаксик яктан бәйлекләр — ярдәмлек сүз төркеменең мөһим өлеше булып, аларның составы гади бәйлекләрдән («белән», «кебек», «аркылы», «карамастан») һәм кушма бәйлекләрдән («максаты белән», «аермалы буларак», «кебек сыман») тора[1].

Бәйлекләрнең барлыкка килү тарихы аларның синтетик характерга ия булулары белән бәйле: башта бәйлекләр мөстәкыйльлекләрен саклыйлар, ләкин вакыт узу белән алар ярдәмлек функциясенә күчәләр, телдә грамматик бәйләнешләрне формалаштыручы чараларга әйләнәләр[5].

Татар телендә бәйлекләр ияртүче бәйләнештә булган сүзләрне аерым килешкә куюны таләп итә, һәм алар сүзләр белән бер басым астында була[5]. Бәйлекләр кушымчалардан аермалы буларак, сингармонизмга һәм тартыклар ассимиляциясенә бирешмиләр, бер сүз төркеменә генә беркетелмәгән, күп төрле сүзләр белән кулланыла алалар[3].

Бәйлекләрне төркемләү

Бәйлекләр сөйләмдә күбрәк исем, алмашлык һәм исемләшкән башка сүз төркемнәреннән соң килә һәм әлеге сүзләрнең билгеле бер килештә булуын таләп итәләр. Төрки телләрдә бәйлекләр иярткән сүздән соң урнашу үзенчәлеге белән аерылып торалар, шуңа күрә рус телендә язылган лингвистик хезмәтләрдә аларны «послелоглар» дип атыйлар. Әлеге феномен — төрки телләргә хас грамматик үзенчәлек булып тора. Рус телендә бәйлекләргә функциональ яктан охшаш грамматик чаралар — «предлоги» дип атала һәм гадәттә сүзләрдән алда килә, мәсәлән, «до встречи», «после праздника» кебек грамматик конструкцияләрдә[3].

Бәйлекләр, алар белән бәйле исемнәрдән нинди килеш таләп ителүгә карап, өч төркемгә бүленә[3]:

  • Баш һәм иялек килешен таләп итә торган бәйлекләр: белән, өчен, күк, кебек, сыман, шикелле, чаклы, хәтле, кадәр, аркылы, аша, буе, буенча, буйлап, саен, сәбәпле һәм башкалар. Анда үзенен бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек «житештерү коралларыннан» арына алмыйча мәнге йөгереп йөрүче Наһар түти бар... (М. Мәһдиев). Командирның йөзе таш шикелле (Г. Әпсәләмов). Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды (Ә. Еники).
  • Әлеге бәйлекләр белән ияргән алмашлыклар, гадәттә, иялек килеше формасында килә: аның белән, минем аша, безнең чаклы, синең белән һәм башкалар. Бабакай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр (Ә. Еники). Монда бернинди гөнаһ, бозыклык юк, әмма шуны узмаган көе сине әлегә егетлекнең серле дөньясына кабул итмиләр, синең белән әле юньләп сөйләшмиләр (М. Мәһдиев).
  • Юнәлеш килешен таләп итә торган бәйлекләр: кадәр, чаклы, хәтле, күрә, каршы, башлап, алып, таба, караганда, карамастан. Алар һаман көньяк-көнчыгышка таба бардылар (Г. Әпсәләмов). Стенада тәрәшле тараклары, дага-кыңгыраулар, кутаз дисеңме, шлея шөлдерләре, калтырчалар, киндер сосалары, дугага кадәр бар! (А. Гыйләҗев)
  • Чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр: соң, башка, бүтән, бирле, тыш, элек.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Бәйлек. Tatrica. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
  2. М.З.Зәкиев. Сүз төркемнәре. Tatrica. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
  3. 1 2 3 4 Ф.М. Хисамова. Татар теле морфологиясе (pdf). Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә 396. Казан: https://valievalf.ucoz.ru.+Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
  4. Татарская грамматика. Издание 2-е, дополненное. Академия наук Республики Татарстан. www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
  5. 1 2 Татарская грамматика. Издание 2-е, дополненное. II том. Академия наук Республики Татарстан 350-358. www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.

Сылтамалар

Төркемнәр