Бәхеткәй

«Бәхеткәй» — 2000 елның татар телендәге кыска метражлы нәфис фильмы. Бу фильм С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрәсәй Дәүләт кинематография институты студентлары Илдар Ягъфәров һәм Павел Трубниковның диплом эшләре.

Эчтәлеге

Бәхеткәй — югалган йорт хайванының исеме. Фильм бернигә карамыйча шушы малны эзләп йөрүче малай турында бара. Сыерны эзләү малайны ташландык йорт һәм зиратка алып килә.

Актёрлары

Актёр Роле
Георгий Бакулин Айдар Айдар
Илгиз Фәйзиев Айбулат Айбулат
Ибраһим Уразов Мәхмүт Мәхмүт
Фәния Исмәгыйлева Әби

Бүләкләре

  • «Төрек дөньясы кино көннәре» фестиваленең дипломы (2001 ел).
  • «Дөнья халыклары мәдәниятләре» фестиваленең гран-прие (АКШ, Хьюстон, 2002 ел).

Сылтамалар