Бәхтияр Мирзанов

Бәхтияр Гомәр улы Мирзанов (баш. Бәхтейәр Ғүмәр улы Мирзанов; 10 ноябрь 1892, Йөрәктау, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 17 июль 1941, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — СССР башкорт һәм татар шагыйре.

Тәрҗемәи хәле

1892 елның 10 ноябрендә Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Йөрәктау-Мокшино авылында (хәзерге Башкортстанның Эстәрлетамак районы Йөрәктау авылы) туа. 1914 елда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен тәмамлый. 1935 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1937—1941 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында укый[1].

1914—1915 елларда «Сөембикә» журналында (Казан) эшли. 1917—1918 елларда Сәмәркандта һәм Орскида укытучы була. 1920 елдан — Башкорт АССР Мәгариф халык комиссариаты инспекторы. 1922—1926 елларда туган авылы Йөрәктауда укытучы булып эшли. 1929—1931 елларда — Макаров районы җир бүлегендә җир төзүче. 1936—1937 елларда — «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») газетының бүлек мөдире[1].

Үзенең әсәрләрен беренче тапкыр 1914—1915 елларда «Шура» журналында, «Вакыт», «Тормыш» газеталарында һәм башка вакытлы матбугат басмаларында бастыра. 1910 нчы елларда пессимизм, реаль дөнья мәшәкатьләренә ваемсызлык белән сугарылган берничә әсәр яза («Күңел йыуатыу» — «Күңел юату», «Әсәйем ҡәбере янында» — «Әнием кабере янында», «Күңелем тарихы» — «Күңелем тарихы» һәм башкалар). 1921 елда «Ҡыҙыл сәскәләр» («Кызыл чәчәкләр») шигырьләр җыентыгын, балалар өчен «Аҡ батша» («Ак патша») һәм «Кескенә революционер» («Кечкенә революционер») китапларын нәшер итә[1]. «Ҡыҙыл сәскәләр» җыентыгында автор тарафыннан күпсанлы дини-мифик атрибутлар кулланылуы билгеләп үтелә[2].

1941 елның 17 июлендә Уфада вафат була[1].

Гаиләсе

  • Хатыны — Мирзанова Галия, мәдрәсә укытучысы[3];
  • улы — Мирзанов Нияз Бәхтияр улы (1924—2000), тарих укытучысы, юрисконсульт, Бөек Ватан сугышында катнашучы[3].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 Бәхтияр Мирзанов // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  2. ↑ Литература и наука: избранные труды. Жильем, 1998. С. 228.
  3. ↑ 1 2 Мирзанов Нияз Бахтиярович. moypolk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2016. Архивировано из оригинала 20 апрель 2016 года.

Әдәбият

  • Башҡорт әҙәбиәте. ХХ быуат башы. 1‑се кит. Поэзия. Өфө, 1983. [башк.]
  • Мирзанов Бахтияр Гумерович // Татарская энциклопедия / Гл. ред. |М. Х. Хасанов. — Казань : Институт Татарской Энциклопедии, 2008. — Т. 4: М—П. — С. 195. — 768 с.