Бәҗәнә

Бәҗәнә елгасы - Ыкның уң кушылдыгы. Озынлыгы 35,1 км, бассейнының мәйданы 308 км². Елга башы Мөслим районының Исәнсеф авылыннан 4 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Актаныш районы Илтимер авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы - 69 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 3%. Бәҗәнә елгасының 2 дән алып 8 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,25-1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 65 мм, ташу агымы катламы 54 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,1 м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Бәҗәнә бассейнында гомуми күләме 2,3 млн. м³ булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Искәрмәләр

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр