Бөекбритания (утрау)

Бөекбритания (ингл. Great Britain вал. Prydain Fawr, гэльча Breatainn Mhòr, корн. Breten Veur, шотл. Great Breetain) — 218 595 км² мәйданлы Бөекбритания утрауларының иң зур утравы. Утрауда Берләшкән Патшалыкның иң зур өлеше урнашкан: Англия, Шотландия һәм Велс.

Утрауның озынлыгы 900 км (төньяктан көньякка). Төньякта һәм көнбатышта Атлантик океаны сулары белән, көнчыгышта Төньяк диңгезе сулары белән юыла. Көньякта Аурупадан Ла-Манш белән аерылган.

Төркемнәр