Валентин Беркутов
Валентин Беркутов (10 февраль 1926 — 28 ноябрь 2015 (89 яшь)) — педагог, педагогия фәннәре докторы (1992), профессор (1995), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). Казан финанс-икътисад институтында (1960-1966), Казан танк укуханәсендә (1966-1973), СССР ПФА Гомуми педагогика ФТИнең Казан дидактика тәҗрибәханәсендә (1973-1976), Казан ветеринария институтында (1976-1994) эшләгән. 1995-?? елларда Казан пединституты профессоры. Хезмәтләре татарларда математикадан белем бирү үсеше тарихына карый.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В