Валерий Выжутович
Тормыш юлы
1968 елда А. П. Чехов исемендәге Павлодар өлкә драма театры каршындагы театр студиясен тәмамлый, диплом спектаклендә Хлестаков ролен башкара, «Клоп», «Город на заре», «Оптимистическая трагедия» спектакльләрендә катнаша.
1974 елда А. М. Горький исемендәге Урал дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча кызыл диплом белән тәмамлый. Уку дәверендә театр белән кызыксынуын дәвам итә, эстрада ревюлары, студентларның «капустник»лары куючысы һәм катнашучысы була. Аның сәхнәдәш партнеры — филология факультеты студенты Надежда Кожушаная (Ямшанова) була, ул соңрак танылган драматургка әверелә.
Журналист карьерасын студент чагында ук Свердловск өлкә яшьләр газетасы «На смену!»да башлый. Театр һәм кино рецензияләре, сәнгать темасына мәкаләләр, мәдәният эшлеклеләре белән интервьюлар бастыра. Нәкъ менә «На смену!» газетасында журналист буларак формалаша.
1974 елда «Комсомольская правда» газетасының махсус хәбәрчесе була. Анда Валерий Аграновский, Ярослав Голованов, Инна Руденко, Василий Песков, Юрий Рост кебек осталар бедән эшли. Публицистлар Анатолий Аграновский һәм Юрий Черниченконың зур йогынтысын хис итә. Валерий Аграновский белән беррәттән, аларны үзенең остазлары дип саный.
1980 елдан 1988 елга кадәр «Литературная газета» күзәтүчесе була, мәкаләләре «Новый мир», «Дружба народов», «Театр», «Советский экран» һәм башка журналларында басыла.
1988—1989 елларда «Огонёк» журналының публицистика бүлеген җитәкли, анда авторлар сыйфатында икътисадчылар Евгений Ясин, Гавриил Попов, Николай Петраковны, язучы Владимир Дудинцевны, шахмат буенча дөнья чемпионы Гарри Каспаровны һәм башка бик күп «үзгәртеп кору прорабларын» җәлеп итә.
«Известия» (1989—2000), «Московские новости» (2000—2005) атналык газеталарында күзәтүче булып эшли, анда Россия демократиясе балкуы турында мәкаләләр һәм шәрехләмәләр белән чыгыш ясый. Бу чорны үзенең иҗади тормышында иң якты һәм нәтиҗәле вакыт дип саный.
1989 елда «Демократическая Россия» исеменнән Моссовет депутаты итеп сайлана.
«Политическая кухня» (ЦТ, РТР, 1991—1993), «Газетный дождь» (ТВЦ, 2000—2006) телевизион программаларын алып бара[1][2], аларның кунаклары танылган сәясәтчеләр, икътисадчылар, мәдәният эшлеклеләре була.
2005 елдан — «Российская газета»ның сәяси күзәтүчесе.
Валерий Выжутович сценарие буенча «Во власти толпы» документаль трилогиясе төшерелә (ЦТ, 1992)[3].
Егермедән артык китап авторы; 2024 елда аның «Лазарь Каганович. Узник страха» китабы дөнья күрә.
Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы.
2010—2024 елларда «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының Креатив индустрияләр факультетында укыта[4]. 2020 елның сентябреннән РАНХиГСның ИГСУ журналистика факультетында курс остасы була[5].
Гаиләсе
Юристлар гаиләсендә туа[3]. Журналист Людмила Телень белән 2011 елга кадәр никахта була.
Бүләкләр
- «Көмеш гонг» (1994)[6];
- «Россиянең алтын каләме» (2002);
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010)[7];
- «Россия журналистикасының алтын киштәсе» (2013)[8];
- «Иң яхшы журналист китабы» — «Другой разговор: Диалоги с умными людьми» китабы өчен матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык премиясе (2018)[9];
- Социолог Б. М. Фирсов биографиясе өчен «Иң яхшы фәнни-популяр китап» номинациясендә Борис Грушин исемендәге социологик премия (2022)[10].
Библиография
- В. Выжутович, В. Ниязматов. «Белая радуга». — Ташкент: Издательство литературы и искусства им. Гафура Гуляма, 1978. — 127 с.;
- Валерий Выжутович, Владимир Бонч-Бруевич. «Что могут профсоюзы?». — М.: Профиздат, 1981. — 48 с.;
- Валерий Выжутович, Людмила Телень. «The City Where We Live».. — М.: Профиздат, 1982. — 56 с.;
- Валерий Выжутович. «Вечерний сюжет». — М.: Знание, 1983. — 62 с.;
- Валерий Выжутович и др. «Это мы». — М.: Советский писатель, 1984. — 286 с.;
- Валерий Выжутович. «Принимаю решение». — М.: Политиздат, 1984. — 254 с.;
- Валерий Выжутович. «Запасной игрок». — М.: Советская Россия, 1985. — 80 с.;
- Валерий Выжутович. «Испытание ускорением». — М.: Знание, 1986. — 62 с.;
- Валерий Выжутович (в соавторстве с Александром Никишиным и Алексеем Черниченко). «Временщики и современники». — М.: Мысль, 1988. — 285 с.;
- Валерий Выжутович. «Поправка на смелость». — М.: Политиздат, 1990. — 366 с.;
- Валерий Выжутович. «Подавляющее большинство». — Л.: Лениздат, 1990. — 111 с.;
- Валерий Выжутович, Васиф Самедов. «Вторжение». — Баку: Каспиан Известия, 1993. — 72 с.;
- Валерий Выжутович. «За все заплачено»[11]. — М.: Российская газета, 2008. — 632 с.;
- Валерий Выжутович. «Цена успеха». — М.: АСТ, 2008. — 352 с.;
- Валерий Выжутович. «Переходя на личности»[12]. — М.: Российская газета, 2010. — 576 с.;
- Валерий Выжутович. «Разговоры вполголоса»[13][14]. — М.: Российская газета, 2012. — 464 с.;
- Валерий Выжутович. «Другой разговор». — М.: АИРО-XXI, 2018. — 476 с.;
- Валерий Выжутович. «Между тем». — М.: АИРО-XXI, 2019. — 448 с.;
- Валерий Выжутович. «Борис Фирсов. Путь от Варшавского вокзала» (серия ЖЗЛ). — М.: Молодая гвардия, 2021. — 352 с.;
- Валерий Выжутович. «Николай Байбаков. Последний сталинский нарком». — М.: РОССПЭН, 2022. — 481 с.;
- Валерий Выжутович. «Ни слова о болезни. Беседы с доктором Бузиашвили». — М.: АИРО-XXI, 2022. — 130 с.;
- Валерий Выжутович. «Лазарь Каганович. Узник страха» (серия ЖЗЛ). — М.: Молодая гвардия, 2024. — 416 с.;
- Валерий Выжутович. «Ни слова о болезни. Беседы с доктором Бузиашвили». — 2-е изд. — М.: АИРО-XXI, 2024. — 136 с.
Искәрмәләр
- ↑ "Газетный дождь" на ТВЦ. Аргументы и факты (19 июль 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2018. Архивировано 20 август 2018 года.
- ↑ СО ВТОРНИКА ПО ПЯТНИЦУ - КРАТКОВРЕМЕННЫЕ "ДОЖДИ". Труд (27 октябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2018. Архивировано 20 август 2018 года.
- ↑ 1 2 ВЫЖУТОВИЧ Валерий Викторович. Известные персоны России. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 19 апрель 2013 года.
- ↑ Выжутович Валерий Викторович. Сайт НИУ ВШЭ. — Преподаватели и сотрудники. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 19 апрель 2013 года.
- ↑ Валерий Выжутович — биография, книги, отзывы, цитаты. LiveLib. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Устный выпуск Российской газеты. Башкирская академия государственной службы и управления при Президенте Республики Башкортостан (28 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 19 апрель 2013 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15 октября 2010 г. N 1256 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». «Российская газета» №5334 (11 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013.
- ↑ Карандюк, Кирилл. Золотая полка журналистики. «Российская газета» №5998 (22) (4 февраль 2013). — Валерий Выжутович стал лауреатом премии Союза журналистов России. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013.
- ↑ Поговорим по-другому. ГодЛитературы.РФ (21 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Выжутович Валерий Викторович. Молодая гвардия. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Шмелева, Елена. «За все заплачено». «Российская газета» № 4592 (19 февраль 2008). — Обозреватель «РГ» Валерий Выжутович презентовал вчера свою книгу. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 23 ноябрь 2011 года.
- ↑ Григорьева, Ольга. Откровенных интервью не бывает. «Российская газета» №5180 (101) (12 май 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 4 апрель 2013 года.
- ↑ Карандюк, Кирилл. В жанре интервью. «Российская газета» № 5956 (283) (7 декабрь 2012). — Вышла в свет новая книга Валерия Выжутовича «Разговоры вполголоса». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 4 апрель 2013 года.
- ↑ Соколянская, Ксения. Вышла в свет новая книга Валерия Выжутовича «Разговоры вполголоса». «Москва 24» (6 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 19 апрель 2013 года.
Сылтамалар
- Валерий Выжутович. «Вконтакте»дагы бите
- Политический обозреватель «Российской газеты» провел мастер-класс для кубанских коллег. «ГТРК «Кубань» (6 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 19 апрель 2013 года.
- А какая болевая точка у Валерия Выжутовича? «Кубанские новости», 15.04 2015 г.
- Жуковский, Владислав. С Выжутовичем не шутят. «Кубанский репортер» (6 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 19 апрель 2013 года.
- Леонтьев, Владимир. Валерий Выжутович провел в Уфе встречу со студентами. «Российская газета» (1 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 19 апрель 2013 года.
- Валерий Выжутович даст мастер-класс в Ульяновске. Управление культуры и организации досуга населения мэрии г. Ульяновска (12 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2013. Архивировано 19 апрель 2013 года.