Валерий Нагаев

Валерий Сәлим улы Нагаев (рус. Валерий Салимович Нагаев; 28 гыйнвар 1949, Исмәгыйль, Авыргазы районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — педагог-галим, мәгариф өлкәсе хезмәткәре. 1966 елдан — Авыргазы районы мәктәпләре укытучысы һәм директоры, 1984—2014 елларда — район мәгариф бүлеге мөдире. Педагогика фәннәре кандидаты (1998). Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1997) һәм Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1992), Башкорт АССРының халык мәгарифе отличнигы (1984). Районның мактаулы гражданитны (2018).

Тәрҗемәи хәле

Валерий Нагаев 1949 елның 28 гыйнварында Башкорт АССРның Авыргазы районы, Исмәгыйль авылында механизатор гаиләсендә туа.

1966 елда Ишле урта мәктәбен тәмамлый һәм Стәрлетамак дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә.

1971 елда Авыргазы районы Ибрай урта мәктәбендә физика укытучысы булып эшли башлый.

1974 елдан — Исмәгыйль урта мәктәбе укытучысы, 1975 елның июленнән — мәктәп директоры[1].

1984 елның августында Авыргазы район халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп билгеләнә[2][3].

Мәгариф идарәсе җитәкчесе булып 30 елдан артык эшли, районда мәгариф системасын яңа сыйфатка күтәрү өчен күп чаралар күрә: мәктәпләрдә предметларны тирәнтен һәм профильле өйрәнү сыйныфлары булдыру буенча максатчан эш алып барыла, альтернатив программалар буенча укыту гамәлгә кертелә. Идарә башлыгы шулай ук мәктәпләрдә экспериментлар үткәрүгә һәм аларны нәтиҗәле оештыруга җитди карый[3].

Валерий Нагаев гыйльми-тикшеренү эшләре дә алып бара. 1994 елда «Башкортстанның милли мәктәпләре мисалында табигатьне өйрәнү эшчәнлеге барышында укучыларда экологик культура тәрбияләү» дигән темага диссертация яклап, «педагогика фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсен ала[4].

1997 елда Россия Педагогика һәм социология фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана[3].

Бүләкләре, мактуалы исемнәре

  • Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы (1984);
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1992);
  • Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1997)[5];
  • Авыргазы районының мактаулы гражданины (2018)[6];
  • «Башкортстан Республикасына 100 ел» юбилей медале (2019)[7].

Искәрмәләр

  1. Школьный музей. История школы (рус.). Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Средняя общеобразовательная школа с.Исмагилово муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [рус.]
  2. Из истории руководителей РОНО (рус.). Муниципальное бюджетное учреждение Отдел образования администрации муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [рус.]
  3. 1 2 3 К.Ғ.Яйыҡбаев. .
  4. Нагаев, Валерий Салимович. Воспитание экологической культуры учащихся в процессе природоведческой деятельности : на материале национальных школ Башкортостана : диссертация ... кандидата педагогических наук : 13.00.01. — Москва, 1994. — 143 с. (рус.). Национальная электронная библиотека (1994). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [рус.]
  5. Указ Президента Российской Федерации от 28.02.1997 г. № 137 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». За заслуги в обучении и воспитании учащихся и многолетний добросовестный труд присвоить почетное звание «Заслуженный учитель Российской Федерации» — по Республике Башкортостан: Нагаеву Валерию Салимовичу — заведующему отделом народного образования администрации Аургазинского района (рус.). Президент РФ. Официальный сайт (1997). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [рус.]
  6. В Аургазинском районе прошел народный праздник «Сабантуй-2018». Звание «Почетный гражданин Аургазинского района» было присвоено Нагаеву Валерию Салимовичу – ветерану труда, проработавшему более 30 лет начальником Аургазинского районного отдела образования (рус.). Администрация мниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан. Официальный сайт (4 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [рус.]
  7. Во Дворце культуры с. Толбазы состоялось торжественное мероприятие, посвящённое Дню местного самоуправления (рус.). Администрация муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан. Официальный сайт (19 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [рус.]

Сылтамалар