Валерий Шатерников

Валерий Андреевич Шатерников (8 март 1930, Мәскәү — 8 гыйнвар 1986, Мәскәү) — туклану физиологиясен һәм ашкайнату биохимиясен өйрәнгән CCCH галиме, СССР Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1980), СССР Медицина фәннәре академиясенең Туклану институты хезмәткәре[1].

Тәрҗемәи хәле

1930 елның 8 мартында Мәскәүдә туа.

1948—1953 елларда Мәскәү университетының биология факультетында укый.

1953—1960 елларда Биофизика фәнни-тикшеренү институтында ординатор һәм кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1960—1962 елларда Спортның медицина-биология мәсьәләләре үзәк фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр була.

1962—1966 һәм 1978—1986 елларда — СССР Медицина фәннәре академиясенең Туклану институтында фәнни тикшеренүләр алып бара: клиник-биохимик лабораторияне җитәкли, 1978—1983 елларда институт директоры, 1983—1986 елларда ашкайнату физиологиясе һәм биохимиясе лабораториясе мөдире.

1966—1978 елларда Л. А. Тарасевич исемендәге Медицина-биология препаратларын стандартлаштыру һәм тикшерү дәүләт фәнни-тикшеренү институтында директор урынбасары булып эшли[2].

1986 елның 8 гыйнварында Мәскәүдә вафат була.

Фәнни эшчәнлеге

Валерий Шатерниковның төп фәнни кызыксынулары туклану биохимиясен, ашкайнату физиологиясен, шулай ук ашкайнату тракты органнары авыруларының патогенезын, диагностикасын һәм дәвалануын үз эченә ала. Ул хроник панкреатит, ашказаны резекциясеннән соңгы синдромнар (постгастрорезекционные синдромы), ашказаны асты бизе авырулары һәм атеросклероз үсеше механизмнарын тикшерә. Алмаштыра торган фермент препаратларында кулланыла торган ашказаны бизләре һәм ашказаны асты бизе ферментларының сыйфатын бәяләү критерийларын эшләүгә зур өлеш кертә. Бөтенсоюз биохимия җәмгыяте президиумы һәм берничә чит ил махсуслашкан фәнни берләшмәсе әгъзасы була.

1958 елда «Рентген нурланышының нечкә эчәклектә гликокол сеңүенә йогынтысы» темасына биология фәннәре кандидаты диссертациясен яклый. 1970 елда «Нормада һәм ашкайнату тракты органнарының кайбер авыруларында ашказаны асты бизе ферментларын һәм аларның ингибиторларын тикшерү» темасына биология фәннәре докторы диссертациясен яклый. 1973 елда профессор гыйльми исеме раслана, 1980 елда СССР Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

Фундаменталь монографияләрне дә кертеп, 170 тән артык фәнни басманың авторы һәм автордашы була. «Вопросы питания» фәнни-гамәли журналының баш мөхәррире һәм Зур медицина энциклопедиясе өченче басмасының «Туклану» бүлеге җаваплы мөхәррире урынбасары булып эшли[2].

Туклану гигиенасын һәм мәдәниятен популярлаштыра. «…От семи недуг» (1986) исемле фәнни-популяр басмасында туклану тигезсезлегенең (алиментарный дисбаланс) нәтиҗәләрен анализлап, дөрес туклану принципларын системага сала. И. М. Скурихин белән бергә «Как правильно питаться» (1985; тулыландырылган һәм яңадан эшләнгән икенче басмасы;1986) гамәли кулланмасын бастыра[1][3].

Төп хезмәтләре

  • Шатерников В. А. Исследование ферментов поджелудочной железы и их ингибиторов в норме и при ряде заболеваний органов пищеварительного тракта. — М., 1970. — 38 с.[4]
  • Шатерников В. А. «…От семи недуг». — М.: Советская Россия, 1986. — 80 с.[1]
  • Скурихин И. М., Шатерников В. А. Как правильно питаться. — 2-е, перераб. и доп.. — М.: Агропромиздат, 1986. — 256 с.[3].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 Шатерников Валерий Андреевич. «...От семи недуг». Российская государственная библиотека для молодёжи. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 Большая медицинская энциклопедия / гл. ред. Б. В. Петровский. — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1986. — Т. 27. — 576 с.
  3. ↑ 1 2 Скурихин И. М., Шатерников В. А. Как правильно питаться. Российская государственная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
  4. ↑ Шатерников, Валерий Андреевич. Исследование ферментов поджелудочной железы и их ингибиторов…: автореферат диссертации. Российская государственная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.

Әдәбият

  • Большая медицинская энциклопедия / гл. ред. Б. В. Петровский. — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1986. — Т. 27. — 576 с.
  • Физиологические науки в СССР: становление, развитие, перспективы / Н. А. Агаджанян, Ю. П. Голиков, Т. И. Грекова и др.; Редкол.: Н. П. Бехтерева (отв. ред.) и др.; Предисл. Н. П. Бехтеревой; АН СССР, Отд-ние физиологии. — Л.: Наука: Ленингр. отд-ние, 1988. — 479 с. — ISBN 5-02-025630-7
  • 400 биографий учёных: О сер. «Науч.-биогр. лит.», 1959—1986: Библиогр. справ. / З. К. Соколовская; Отв. ред. А. Я. Яншин [АН СССР]. — М.: Наука, 1988. — 509 с. — ISBN 5-02-001369-2