Валия Кунамбайкулам Гыйбадәтханәсе

Валия Кунамбайкулам Гыйбадәтханәсе яки Валия Кунампайкулам гыйбадәтханәсе (Малаялам телендә: വലിയ കൂനമ്പായിക്കുളം ക്ഷേത്രം) Һиндстанда, Кераланың Коллам районында Ваддаккевила янында Кунамбайкуламда урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Бу Кералада иң борынгы гыйбадәтханәләрнең берсе һәм Бхадракалига багышланган (популяр рәвештә ул "Кунамбайкулатхамма" дип атала, ягъни "Кунамбайкуламның анасы"). Гыйбадәтханә Валия Кунамбайкулам Шри Бхадракали Кшетра Трасты идарәсе астында. Трастның Коллам районында Парипаллида Валия Кунамбайкулатхамма Инженерлык һәм Технология Колледжы дигән Инженерлык Колледжы бар.[1]

Гыйбадәтханәдә көн саен табыну 04:00-дә башлана һәм биредәге вакыт буенча 21:00-дә бетә. Гыйбадәтханәнең мәшһүр ел саен фестивале булып Коллам эрасында Февраль яки Мартка караган айда, Сукоярның Бхарани Накшатрасына караган "Кумбха Бхаранаи Махолсавам" булып тора. Фестиваль белән ел саен оештырылган Чандра Понгал йоласында меңнәрчә хатын-кызлар катнаша.[2]

Искәрмәләр

  1. Management. VKCET. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2016.
  2. Chandra pongal at Koonambaikulam. The Hindu (6 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2016. Архивировано 28 май 2016 года.

Тышкы сылтамалар