Вальтер Бааде
Вальтер Бааде (алман. Walter Baade; 24 март 1893, Шрөттиңһаузен, Алман империясе — 25 июнь 1960, Гөттинген, АФҖ) — алман астрономы. 1931—58 елларда АКШта яшәгән. 1943 елда Андромеда спираль галактикасының үзәк өлешен һәм аның иярченен йолдызларга таркаткан, галактикалардагы йолдызларның чыгышы ягыннан төрле икәнлеген ачыклаган. Үзгәрүчән һәм үтә яңа йолдызларны фәнни яктан тикшергән, 10 астероидны ачкан.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Walter Baade Papers: Finding Aid — Һантиңтон китапханәсе.
- ↑ 1 2 Walter Baade — 2009.
- ↑ Baade, Wilhelm Heinrich Walter (ингл.) — Springer Science+Business Media, 2007. — P. 73.
- ↑ 1 2 Чешская национальная авторитетная база данных