Вальхалла (дан залы)
Вальхалла (алман. Walhalla) — германия мәдәнияте чыгышлы күренекле тарихи шәхесләр дан залы. Дунай елгасы сул як ярында, Регенсбургтан (Бавария, Алмания) 10 км көнчыгышка таба урнашкан.
Скандинавия һәм немец мифологиясе нигезе буенча Вальхалла үлгән соң көрәштә һәлак булган батырлар яшәү урыны. Бу урныга батыр кызлар — Валькириялар белән тапшырыла.
Бина неоклассицизм стилендә, боронго Греция гыйбадәтханә күчермәсе, архитектор Лео фон Кленце белән төзелде.
Бу архитектор Россияда Петербургта Яңа Эрмитаж бинасын төзү эшләре белән, бина авторы буларак танылган.
Вальхалла күләме Афин Акропольдагы Парфенон размерлары белән уртаклаша: озынлыгы 48,5 м тәшкил итә, киңлеге — 14 м, һәм биеклеге — 15,5 м.
Вальхаллада Россия белән бәйле һәм германия мәдәнияте чыгышлы 4 кешеләр: Екатерина II (Автор — скульптор Вредов (алман. Wredow), 1831 ел[4]), Фельдмаршал Барклай де Толли (автор — скульптор Виднман (алман. Widnmann), 1841 ел[5]), Фельдмаршал Миних, Граф Дибич-Забалканский скульптуралары бар.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 archINFORM (нем.) — 1994.
- ↑ http://geodaten.bayern.de/denkmal_static_data/externe_denkmalliste/pdf/denkmalliste_merge_375130.pdf
- ↑ GeoNames (ингл.) — 2005.
- ↑ 1 2 3 Walhalla. Amtlicher Führer. Herausgeber Staatliches Hochbauamt Regensburg. 2001. Bernhard Bosse Verlag Regensburg
- ↑ WALHALLA.Amtlicher Fuerer. Herausgeber Staatliches Hochbauamt Regensburg. 2001. Bernhard BosseVerlag Regensburg
- ↑ Walhalla, Amtlicher Führer, Hrsg. Staatliches Hochbauamt Regensburg, 1998, Bernhard Bosse Verlag Regensburg