Ванавара

Ванавара (рус. Ванавара) — Красноярск краеның Эвенкия районында урнашкан авыл.

Почта индексы — 648490.

Халык

Халык саны динамикасы[4]:

Халык саны
2002 2005 2006 2007 2008 2009 2010
3214 3311 3342 3404 3426 3402 3154

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халык: руслар (87%), эвенклар (6%), украиннар (5%).[5]

Климат

Ванавара континенталь субарктик климат өлкәсендә, тайга урманнары зонасында урнашкан. Кышын температура −60°С кадәр җитә ала. Мондый түбән температуралы кышлар булганга, бу җирлектә 50-200 метрлы мәңгелек туңлыклар хасил булган[6]. Җәй кыска булса да, чагыштырмача җылы.

Кызыклы фактлар

Ванаварадан 60 километр ераклыкта Тунгуска метеоритының төшү урыны урнашкан.

Тышкы сылтамалар