Тәрҗемәи хәле

Башкорт АССРның Караидел районы Александровка авылында туа. Белеме — тулы булмаган урта белем.

Хезмәт эшчәнлеген 1944 елда Калинин исемендәге колхозда башлый, аннары Караидел районының «Союз» колхозында эшли. 1949—1951 елларда -Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендәге «Кузбассуголь» тресты 2 нче төзелеш идарәсендә слесарь, 1951 елдан — Караидел урман сәнәгате хуҗалыгында балта остасы, 1952 елдан — Черниковск төзелеш-монтаж идарәсенең Әтнәш һәм Бартым төзелеш участокларында балта остасы. 1956 елның декабреннән урман кисүче булып эшли, шул ук вакытта Караидел районы Магин урман сәнәгате хуҗалыгының кече комплекслы бригадасын җитәкли.

Василий Дульцев җитәкләгән коллектив сигезенче бишьеллык (1966—1970) планын һәм социалистик йөкләмәләрен 3 ел да 10 ай эчендә вакытыннан алда үти: 57 мең куб метр агач әзерли, планнан тыш 15 мең куб метр эшкә яраклы агач әзерләп җибәрә. Кеше-көнгә җитештерү план буенча 7,8 куб метр урынына 9,2 куб метрга җитә, бу урман сәнәгате хуҗалыгындагы уртача күрсәткечтән 5,4 процентка күбрәк һәм машина-сменага җитештерү план буенча 42,7 куб метр урынына 53 куб метрга җитә, бу предприятие буенча уртача күрсәткечтән 10,3 куб метрга артыграк була. Бишьеллыкта бригада 6 мең сумнан артык суммага трослар, запас частьлар һәм ягулык-майлау материалларын янга калдыра.

1970 елның апрелендә Василий Дульцев, тәҗрибәле механизатор буларак, яңа техника — кысу җайланмалы төягечләрне (челюстные погрузчики) үзләштерү һәм гамәлгә кертү эшенә күчерелә. Төягеч операторы булып эшләгәндә, 1970 елның тугыз аенда план буенча 29,7 мең куб метр урынына 32 мең куб метр агач җибәрә һәм планны 108 процентка үти.

Урман һәм агач эшкәртү сәнәгатен үстерү буенча бишьеллык план биремнәрен үтәүдәге уңышлары өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 7 маендагы указы белән Василий Дульцевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

1987 елда пенсиягә чыга. Караидел районының Абыз авылында яши. Озакка сузылган авырудан соң 2014 елның 16 декабрендә вафат була[1].

Бүләкләре

  • Социалистик Хезмәт Герое (1971);
  • ике Ленин ордены (1966, 1971) һәм медальләр белән бүләкләнә. СССРның урман әзерләү һәм агач агызу буенча мактаулы остасы (1971), РСФСР Югары Советының VIII чакырылыш депутаты (1971—1975);
  • Башкортстан Республикасының Караидел муниципаль районы мактаулы гражданины.

Искәрмәләр

  1. ↑ Ушел из жизни Герой Соцтруда В. Дульцев. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2014. Архивировано из оригинала 27 декабрь 2014 года.

Әдәбият

  • Герои труда/ Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трех степеней из Башкортостана./ сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа : Китап, 2011. — 432 с. : ил. -ISBN 978-5-295-05228-6.
  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 2. В-Ж. 2006. −624 с. ISBN 5-88185-062-9.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.

Сылтамалар