Василий Игнатьев
Василий Игнатьев (Василий Игнатий улы Игнатьев, 12 март 1917 — 20 март 2002 (85 яшь)) — геолог-стратиграф, геология-минералогия фәннәре докторы (1962), профессор (1963), ТССРның атказанган фән эшлеклесе (1991). 1949-1951 елларда Чуаш дәүләт педагогия институтының география кафедрасы мөдире, 1951-1997 елларда Казан университетында. Идел-Урал өлкәсенең җәгърафик картасы авторларының берсе (1976).