Васыйк Хангилдин
Васыйк Хангилдин (Васыйк Хәйдәр улы Хангилдин, 12 май 1907 — 15 июнь 1998 (91 яшь)) — селекцияче, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1974), профессор (1961), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1963), РСФСРның атказанган агрономы (1957), Башкортстан игенчелек һәм басу культуралары селекциясе фәнни-тикшеренү институты директоры (1960-1971), РФА каршындагы Вавилов ис. генетиклар һәм селекциячеләр җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе (1974-1995).