Венера Дәүләтбаева
Дәүләтбаева Венера Гыйлемхан кызы (15 декабрь 1940, БАССР, Салават районы Лагыр авылы) — югары категориялынейроофтальмолог, иридодиагност. Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау алдынгысы. Балалар офтальмологы[1].
Тәрҗемәи хәле
Венера Гыйлемхан кызы Гыйлемханова-Дәүләтбаева БАССР-ның Салават районы Лагыр авылында күп балалы сәүдә хезмәткәре Гыйлемханның гаиләсендә дөньяга килгән. Лагыр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач, Уфа шәһәренең поликлиникаларында башлангыч һөнәри белем баскычларын үтә, тәҗрибә туплый.
Хезмәт юлы, казанышлары
1970нче еллар уртасыннан Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник дәваханәсендә окулист-нейроофтальмолог булып эшли. Югары категорияле белгеч, иридодиагност үзенең тырышлыгы, хезмәтен яратып башкаруы, ачык профессиональ кәңәшләре белән бик күп пациентларының күрү сәләтен торгыза, аларның рәхмәтенә лаек була. 51 ел гомерен күз медицинасына багышлый[2].
Гаиләсе
Тормыш иптәше Дәүләтбаев Мөхәмәтҗан Галимҗан улы — Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, техник фәннәр кандидаты, «ССРБ уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнгән. БашНИПИнефть гыйльми учреждениесенең скважиналар төзү техникасы һәм технологиясе бүлеге мөдире. Гыйльми тикшеренү нәтижәләре буенча 100-дән артык тикшеренү авторы.
Улы Мансур — электр элемтәсе инженеры һәм икътисадчы. Өч югары уку бинасын, шул исәптән БДУ-ны, БАГСУ-ны, тәмамлаган.
Улы Таһир УКСИВТ һәм Уфа дәүләт авиацион техник университетын тәмамлаган. Исәпләү машиналары, комплекслары, челтәрләре һәм радиоэлектрон техника буенча югары квалификацияле белгеч. Электр элемтәсе инженеры.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
2010 — Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау алдынгысы
Шулай ук карагыз
- Гыйлемханова Зәйтүнә Гыйлемхан кызы
Искәрмәләр
- ↑ Вечерняя Уфа, 18 февраль 2011, 14 с.
- ↑ Табип хеҙмәтен баһалау, archived from the original on 2021-05-06, retrieved 2021-05-07
Чыганаклар
- Вечерняя Уфа, 18 февраль 2011, 14 с.
- Вечерняя Уфа, 7 май 2014
- Вечерняя Уфа, 29 апрель 2015, 4 с.
Сылтамалар
- Табиб хезмәтен бәяләү 2021 елның 6 май көнендә архивланган.
- Табиб турында