Венкатраман Рамакришнан
Венкатрама́н Рамакри́шнан (рус. Венкатрама́н Рамакри́шнан, там. வெங்கடராமன் ராமகிருஷ்ணன்; ингл. Venkatraman Ramakrishnan; 1952, Чидамбарам[d], Мадрас[d]) — һинд чыгышлы Америка һәм Британия галиме, биохимик, химия буенча Нобель премиясе лауреаты (кул куючылар: Томас Стейц һәм Ада Йонат). Премия «рибосоманың төзелешен һәм функцияләрен тикшергән өчен» бирелә[4].
2012 елдан — рыцарь-бакалавр. 2015 елдан 2020 елга кадәр Лондон король җәмгыяте президенты була (2003 елдан җәмгыять әгъзасы)[5]. АКШ Милли фәннәр академиясе (2004)[6], Леопольдина (2010) һәм Америка фәлсәфәчеләр җәмгыяте әгъзасы (2020[7]), Һиндстан Милли фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы (2009).
Тормыш юлы
Һиндстанның Тамилнад штатындагы Чидамбарам шәһәрендә биохимик-галимнәр гаиләсендә туа[8]. Өч яшендә гаиләсе белән Вадодара (Гуджарат штаты) шәһәренә күченә. Белемне Гайсә һәм Мария монастыре каршындагы урта мәктәптә, аннары җирле университетта ала, 1971 елда бакалавр дәрәҗәсенә ирешә.
1971—1976 елларда АКШта укуын дәвам итә, Огайо университетында физика буенча фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала[9], аннары тагын ике ел Сан-Диегодагы Калифорния университетында биологияне өйрәнә.
Рибосомалар белән Йель университетында Питер Мур җитәкчелегендә постдок буларак эшли башлый[10]. Стажировка тәмамлангач, Брукхейвен Милли лабораториясенә эшкә урнаша (1983—1995). 1995 елда Юта университетында биохимия профессоры була, ә 1999 елдан Кембридж университетының молекуляр биология лабораториясендә эшли.
2002 елдан EMBO әгъзасы.
Бүләкләре
- Гуггенхайм стипендиясе (1991);
- Луи-Жанте медицина премиясе (2007);
- Datta Lectureship and Medal (2007);
- Heatley Medal (2008);
- Химия буенча Нобель премиясе (2009);
- Падма Вибхушан (2010);
- Бернал исемендәге лекция (2015);
- Golden Plate Award (2017).
Искәрмәләр
- ↑ Cambridge scientist scoops Nobel Prize for Chemistry (ингл.) // The Daily Telegraph / C. Evans — London, Thailand: 2009. — ISSN 0307-1235; 0307-269X; 1477-3805
- ↑ 2 Americans, Israeli share Nobel Prize in chemistry (ингл.) // Los Angeles Times — Los Angeles: 2009. — ISSN 0458-3035; 2165-1736
- ↑ Nobel Prize 2017: Know where India’s Nobel laureates studied (ингл.) // The Indian Express — 2017.
- ↑ The Nobel Prize in Chemistry 2009 (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2009. Архивировано 8 апрель 2012 года.
- ↑ Sir Venki Ramakrishnan confirmed as President Elect of the Royal Society. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2015. Архивировано 15 ноябрь 2016 года.
- ↑ Venki Ramakrishnan Архивная копия от 5 май 2019 на Wayback Machine [ингл.]
- ↑ The American Philosophical Society Welcomes New Members for 2020. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 май 2020. Архивировано 17 октябрь 2020 года.
- ↑ Common root: Tamil Nadu gets its third laureate, Times of India (2009-10-08). 9 ноябрь 2011 тикшерелде.
- ↑ Venkatraman Ramakrishnan: A profile, Times of India (2009-10-07). 7 октябрь 2009 тикшерелде.
- ↑ Venki Ramakrishnan Home Page (ингл.) [недоступная ссылка — история]. Laboratory of Molecular Biology. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2009. Архивировано 8 апрель 2012 года.
Сылтамалар
- Нобель комитеты сайтындагы мәгълүмат [ингл.]
- Петров П. Нобелевская премия по химии — 2009 // «Элементы.ру|Элементы», 14.10.2009