Тамил теле
Тамил теле (үзатамасы — தமிழ் (t̪ɐmɨɻ)) — күбесенчә Һиндстанда һәм Шри-Ланкада, шулай ук Тамил диаспорасында, Шри-Ланка маврлары арасында, Чиндианнарда һәм Доуглалар арасында сөйләшелә торган тел. Тамил теле Һиндстанда, Шри-Ланкада һәм Сингапурда рәсми тел булып тора. Һиндстанда ул Тамилнад штатында һәм Пудушерри штатында рәсми тел булып тора. Шулай ук ул Малайзиядә инглиз теле, малай теле һәм мандарин теле белән беррәттән белем бирү теле булып тора. Тамил телендә Көньяк Һиндстан Керала, Карнатака, Андһра-Прадеш һәм Телангана штатларында һәм Андаман һәм Никобар утраулары Берлек Территориясендә әһәмиятле азчылык теле булып тора.
Риваять
Һинд дине риваяте буенча, Тамил яки шәхси формада Тамил Тһаи (Ана Тамил) Ходай Шива тарафыннан барлыкка китерелгән булган. Аны Тамил Ходае буларак хөрмәт ителгән Муруган, олы фикер иясе Агастья белән кешеләргә китергән.[5]
Шулай ук карарга мөмкин
Искәрмәләр
- ↑ http://books.google.com/books?id=y3KdxBqjg5cC&pg=PA542&dq=Vatteluttu&lr=#PPA542,M1
- ↑ http://books.google.co.uk/books?id=bHmwAAAAIAAJ&q=kolezhuthu+tamil&dq=kolezhuthu+tamil&hl=en&sa=X&ei=NCqtUdFHqJnRBczfgeAF&ved=0CF8Q6AEwCQ
- ↑ Tschacher T. Islam in Tamilnadu: Varia. — 2001. — ISBN 3-86010-627-9
- ↑ (not translated to tt) History and Imagination: Tamil Culture in the Global Context. — ISBN 978-1-894770-36-1
- ↑ Sumathi Ramaswamy, Passions of the Tongue: Language Devotion in Tamil India, 1891–1970, p. 87, 1997