Видас Данченка

Видас Данченко (литв. Vidas Dančenka, рус. Видас Данченко, 2 август 1973, Телшәй[d], Литва Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — Литва футболчысы (һөҗүмче), Литва милли футбол җыелмасы әгъзасы (1997-2000), Литва чемпионы (1993/94, 1996/97, 1997/98), Литва чемпионатының иң яхшы бомбардиры (1997/98).

Клуб карьерасы

Профессиональ дәрәҗәдә 1990 елда Литва ССР чемпионатында катнашучы «Мастис» клубында уйный башлый, беренче сезонында дүрт гол кертә. 1992/93 еллар сезонында Белоруссия югары лигасында «Молодечно» өчен уйный. Литвага кайткач, илнең иң көчле клубларының берсенә — Мажейкяйның «РОМАР» клубына кушыла. Аның составында 1993/94 еллар сезонында чемпион була, ә бер елдан соң бронза призлар яулый. 1995/96 еллар сезоны башында РОМАР чемпионаттан төшеп кала, һәм футболчы беренче этапны Эстония чемпионатында Пярнуның «Тервис» составында уйнап бетерә.

1996 ел башында Шяуляйның «Кареда» клубына күчә. Бу клуб составында ике тапкыр Литва чемпионы (1996/97 һәм 1997/98) була һәм ике тапкыр көмеш медальләр яулый. 1997/98 еллар сезонында 26 гол кертә һәм ил чемпионатының иң яхшы бомбардиры була.

Киләсе дүрт сезон дәвамында Россиядә чыгыш ясый. 1998 елның июлендә беренче лигада уйнаучы Казанның «Рубин» клубына күчә, әмма ике матчта гына уйнап, Литвага кайта. 1999—2000 елларда Элистаның «Уралан» составында премьер-лигада уйный, 44 матчта катнашып, 3 гол кертә. Премьер-лигадагы дебют матчын 1999 елның 3 апрелендә «Зенит»ка каршы уздыра[2], ә беренче голын 1999 елның 23 июнендә «Крылья Советов» капкасына кертә[3]. 2001 елда беренче лигада Түбән Новгородның «Локомотив» клубы өчен уйный.

Литвага кайткач, 2002 елгы чемпионатта «Атлантас» составында көмеш приз яулый. Карьерасының соңгы елларында Вильнюсның «Ветра» клубында һәм түбән дивизион командаларында уйный.

Җыелма командадагы карьерасы

Литва милли җыелма командасы составында 4 матч уздыра һәм 1 гол кертә. Беренче тапкыр 1997 елның 24 сентябрендә Польшага каршы иптәшләрчә матчта катнаша. Бердәнбер голын 2000 елның 26 апрелендә Латвия җыелма командасы капкасына кертә.

Казанышлары

  • Литва чемпионы: 1993/94, 1996/97, 1997/98;
  • Литва чемпионатының иң яхшы бомбардиры: 1997/98 (26 гол).

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә