Виктория Чернова

Виктория Чернова (Виктория Владимир кызы Чернова, рус. Виктория Владимировна Чернова, 30 декабрь 1981, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — РФ спортчысы (җиңел атлетикачы, чаңгычы), РФның халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1998), РФның атказанган спорт остасы (2001), 2000 елгы җәйнге Паралимпия уеннарының бронза мидәле иясе.

Тормыш юлы

1981 елда Уфада туган. Уфаның 20 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм «Луч» күрү буенча инвалидлар спорт-тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе, тренеры — И. С. Романов.

Җиңел атлетика буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (1998), Россия җыелма командасы әгъзасы (1997 елдан), Россиянең атказанган спорт мастеры (2001). Башкортстан Республикасының күренекле спортчысы (2001).

Спортив казанышлары

  • 800, 1500, 3000 һәм 5000 метрга йөгерүдә күптапкыр Россия чемпионы (1995—2010);
  • Паралимпия уеннары (2000), 800 һәм 5000 метрга йөгерүдә — 3;
  • Бөтендөнья инвалидлар уеннары (2003), 5000 метрга йөгерүдә — 2;
  • Европа чемпионаты (1997, 2003) — 3;
  • Күрү буенча инвалид спортчылар арасында дөнья чемпионаты (1998, 2002);
  • Юниорлар арасында дөнья чемпионаты (2 тапкыр, 1997);
  • Кызлар арасында Европа чемпионаты (1994);
  • Паралимпия уеннары (2004, 2006) катнашучысы.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, II дәрәҗә (2002 елның 6 апреле) — физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне, 2000 елда Сиднейда (Австралия) узган XI Паралимпия уеннарындагы югары спортив казанышлары өчен [1];
  • «Башкортстан Республикасының күренекле спортчысы» мактаулы билгесе (2001);
  • Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (1998);
  • Россиянең атказанган спорт мастеры]] (2001).

== Искәрмәләр ==

Ссылки