Виктория (утрау, Канада)
Виктория (ингл. Victoria Island, инук. Kitlineq) — Канада Арктика архипелагының утравы, зурлыгы буенча дөньяда тугызынчы утрау. Канада территориясе. Нунавут һәм Төньяк-Көнчыгыш территорияләр вилаятьләре арасында бүленгән.
Киңлеге 300—600 км, озынлыгы 400—500 км. Утрауның рельефы — калкулыклы тигезлек; иң биек ноктасы — 665 (Шейлер тауларында). Күлләр күп. Тундрага хас үсемлекләр үсә.
Утрауда 1805 кеше яши (2006). Торак пунктлар: Кембриҗ-Бәй, Улукакток (Һолман), Форт-Коллинсон (ташланган).
Утрау инглиз тәдкыйкатьчесе Томас Симпсон тарафыннан 1838 елда кәшеф ителгән. 1839 елдан 1837—1901 елларда Бөекбритания патшабикәсе булган патшабикә Виктория исемен йөртә.